Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста балалар ялы

"Дәвештә урнашкан "Свияга" ял үзәгендә беренче сменада 240 бала, шул исәптән 80 райондашыбыз ял итә. Алар арасында муниципаль һәм дәүләт оешмаларында эшләүчеләрнең 74 баласы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 6 бала бар. 160 бала башка районнардан килгән. 5 июньнән "Яшь десант" хәрби-патриотик лагере башланып китте. Биредә 90 бала ял...

"Дәвештә урнашкан "Свияга" ял үзәгендә беренче сменада 240 бала, шул исәптән 80 райондашыбыз ял итә. Алар арасында муниципаль һәм дәүләт оешмаларында эшләүчеләрнең 74 баласы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 6 бала бар. 160 бала башка районнардан килгән. 5 июньнән "Яшь десант" хәрби-патриотик лагере башланып китте. Биредә 90 бала ял итә. 13 июльдән 6 августка кадәр "Йолдызлы десант" палаткалы лагере узачак. Анда башка районнардан да балалар килүе көтелә", - дип хәбәр итте балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Гөлнара Маликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев