14 июнь 2017 яңалыклары
-
Район электриклары хезмәттә
"Апас электр челтәре" хезмәткәрләре Апасның Советская урамында электр линияләренә реконструкция үткәрәләр. Тырыш егетләр үз хезмәтләрен белеп, җиренә җиткереп башкаралар.
-
Электр счетчигын щитка урнаштыру – бик күп проблемаларны хәл итү “ачкычы“
Безнең илебездә килеп чыккан янгыннарның сәбәбен тикшергәннән соң, һәр бишенче очракның берсе электр җиһазларыннан чыгуы мәгълүм. Бу статистика һәркайсыбызга электр счетчигын һәм башка җайланмаларны куркынычсызрак урынга урнаштыру кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә. Кызганычка каршы, кайсыбер электриклар өйдәге электр җайланмаларын куркынычсызрак урынга урнаштыруны бик кирәксенмиләр. Шуңа күрә аларның "тәҗрибәсенә" бик ышанырга...
-
Әҗемдә балалар сабантуе
Әҗем клубы мөдире Гөлнар Сәгытдинова "Бүген бездә - Сабантуй" дип исемләнгән балалар сабантуе уздырды. Балалар бу көнне һәр ел саен көтеп алалар. Ә уеннарның ниндие генә юк иде, чын сабантуйдагыча булды барысы да. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, уйнадылар, һөнәрләрен күрсәттеләр. Һәркайсына бүләк тә хәзерләнгән иде. Табигать тә үзенең кояшын, җылысын...
-
Машинасы каплангач, Әлки кешесе авария урынын ташлап качкан
Әлки районы Каргалы авылы янында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан йөртүче машинасын ташлап качкан. "Рено Логан" автомобиле йөртүчесе, идарәне югалта, нәтиҗәдә машина юлдан читкә чыгып каплана. Машина йөртүче, юл-транспорт һәлакәте булган урынны ташлап кача дип хәбәр итә "Татар-информ".
-
Шәүкәт Галиев музеена сәяхәт
Морзалар мәктәбе каршында эшләп килүче "Салават күпере"ял лагеры Олы Бакырчы авылында урнашкан Шәүкәт Галиев музеена сәяхәт ясады.Балалар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Шәүкәт Галиев эчеп үскән Домбылат чишмәсен дә күрделәр.Сәяхәтебез бик күңелле булды.Балалар бик канәгатъ калдылар.
-
Апаста сенаж салу эше оешкан төстә бара
Районда печән әзерләү һәм сенаж салу эше дәвам итә. Барлык хуҗалыкларда да бу эшкә бердәм керештеләр. Дәүләки бүлекчәсендә сенаж салу эше ике сменада оештырылган. Бригадир Ринат Сәлимов сүзләренчә, азыкны дөрес саклау һәм әрәм-шәрәм итүләргә юл куймау максат итеп алынган. Яшел массаның нинди дымлылыкта булуы, аны тыгызлау күз уңында тотыла. -...
-
Төркия кунагы редакциядә
Изге Рамазан аенда районыбызга Төркиядән дин кардәшебез Эрдем Түфэкчи килде. Ул Җәмигъ мәчетендә азан әйтә, тәрәвих намазлары укый, мәчеткә йөрүчеләр белән очраша. Эрдем Түфэкчи Ардвин шәһәренең Йана бистәсендә 32 ел имам булып тора икән. - Апас бик матур бистә, халкы ачык йөзле, эшчән. Динебезне бик хөрмәт итәләр. Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга...
-
Апаста балалар ялы
"Дәвештә урнашкан "Свияга" ял үзәгендә беренче сменада 240 бала, шул исәптән 80 райондашыбыз ял итә. Алар арасында муниципаль һәм дәүләт оешмаларында эшләүчеләрнең 74 баласы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 6 бала бар. 160 бала башка районнардан килгән. 5 июньнән "Яшь десант" хәрби-патриотик лагере башланып китте. Биредә 90 бала ял...