Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста балаларның яңа ел бәйрәмнәре чыршысыз, кыш бабайсыз үтәрме дип борчылалар

Балаларның телендә күптән инде Кыш бабай һәм Кар кызы. Мәктәпләр, балалар бакчалары мәж килеп Яңа елга әзерләнә. Кар кызы һәм Кыш бабайлы булырмы аларның бәйрәмнәре? Коррупциягә һәм эктремизмга каршы көрәш кагыйдәләре буенча, мәктәпләргә, балалар бакчаларына чит кеше кертү һәм әти-әниләрдән акча җыю тыела. "Кыш бабай чакыру өчен акча җыелмаячак һәм...

Балаларның телендә күптән инде Кыш бабай һәм Кар кызы. Мәктәпләр, балалар бакчалары мәж килеп Яңа елга әзерләнә. Кар кызы һәм Кыш бабайлы булырмы аларның бәйрәмнәре?

Коррупциягә һәм эктремизмга каршы көрәш кагыйдәләре буенча, мәктәпләргә, балалар бакчаларына чит кеше кертү һәм әти-әниләрдән акча җыю тыела. "Кыш бабай чакыру өчен акча җыелмаячак һәм зур капчыклы тылсымлы кунак балалар янына килмәячәк. Балаларның бәйрәмнәре чыршысыз һәм Кыш бабайсыз була икән", - дигән сүзләр дә ишетелгәләде.

- Бәйрәмнәр һәр елдагыча югары дәрәҗәдә үтәчәк. Бездә балалар бакчаларына читтән Кыш бабай чакыру гадәте юк. Бакчадагы хезмәткәрләр үзләре дә бик сәләтле. Сирәк-мирәк бу рольне әти-әниләр уйный. Ә мәктәпләрдә барысын да балалар үзләре башкарып чыга, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин.

Чыршысыз Яңа ел нинди бәйрәм булсын инде. Бүлмәләрдә күптән чыршылар бизәлгән. Бары тик балалар хәвефсезлеген, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, сыйфатсыз гирляндаларны бина эченә кертмәү, алар белән бары тик урамдагы чыршыларны гына бизәү бурычы куелды. Шулай итеп, чыршысы да булыр, Кыш бабай да килер.

Фото:http://rebenky.com/articles/section_64018/1369434/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев