19 декабрь 2014 яңалыклары
-
Апаста балаларның яңа ел бәйрәмнәре чыршысыз, кыш бабайсыз үтәрме дип борчылалар
Балаларның телендә күптән инде Кыш бабай һәм Кар кызы. Мәктәпләр, балалар бакчалары мәж килеп Яңа елга әзерләнә. Кар кызы һәм Кыш бабайлы булырмы аларның бәйрәмнәре? Коррупциягә һәм эктремизмга каршы көрәш кагыйдәләре буенча, мәктәпләргә, балалар бакчаларына чит кеше кертү һәм әти-әниләрдән акча җыю тыела. "Кыш бабай чакыру өчен акча җыелмаячак һәм...
-
Казан-Ульян юлында ике йөк машинасы бәрелешкән
Кышкы юлларда ашыгу-кабалану бигрәк тә хәтәр. Шуның нәтиҗәсендә әледән әле юл һәлакәтләре кабатланып тора. Мисал өчен, яңа гына Казан-Ульян юлында ике йөк машинасы бәрелешә. Төп сәбәп, һава шартларын исәпкә алмыйча тизлекне арттыру. Бәхеткә каршы, һәлакәт техник зыян белән генә чикләнде. Ләкин, машиналарны төзекләндерү өчен шактый чыгым кирәк булачак. Фото:http://mosaica.ru/news/obshchestvo/2012/01/30/18193
-
Апаслылар Чүпрәледән беренчелекне яулап кайттылар
Чүпрәле районы Сабантуйларында 12 тапкыр баш батыр булып калган Мәсъгүд Хөснетдинов үз приз-Кубогына үткәргән Тау ягы милли көрәш турнирында Апастан көрәшче Рафаэль Хәсәнов белән районның яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин үз үлчәмнәрендә беренчелекне яулап кайттылар.
-
Апаста светофорны бәреп аударганнар
Кичә кич Апастан Каратунга чыгып китә торган борылышта урнашкан светофорга машина бәрелгән. Нәтиҗәдә, светофор егылып төшеп сафтан чыккан һәм шулай ук аның янәшәсендәге юл билгесе дә каерылган.
-
Районда 15 хатын-кыз алкоголизм буенча исәптә тора
Районның баш наркологы Зөфәр Гайнуллин белдерүенчә, - Бүген алкоголизм буенча районда 115 кеше аерым исәпкә куелган. Иң аянычы - алар арасында 15 хатын-кыз да бар. Ә алар бит кемгәдер бала, хатын, балалар анасы. Наркологик исәпкә куелучыларның иң яшенә 25, иң өлкәненә 65 яшь. Фото:http://www.livekuban.ru/friends/22959
-
Районда яңа елдан хезмәт хакының күләме 5965 сумнан ким булмаячак
Район прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, 2015 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 5965 сумга кадәр күтәреләчәк. Бу кешенең хезмәт хакы шунардан ким булмаска тиеш дигән сүз. Хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләүче төрле килешүләргә юл куелырга тиеш түгел. Болардан тыш, хезмәт закончалыкларын бозучыларга карата булган законнар да кырысланды. Мисал өчен, хезмәт килешүе төзүдән...
-
Районның «Зөя» хоккей командасы Татарстан чемпионатында лидер
12 декабрьдә үз бозында ул Казанның «Факел» хоккей клубы командасын 2:1 исәбе белән җиңеп, турнир таблицасында беренче «бишлек»кә үтте. «Факел» узган елгы чемпионатның финал ярышларында икенче урын яулаган иде. Фото:http://www2.newanons.ru/news/kubok-gagarina-po-khokkeiu-avangard-pobedil-traktor_1/
-
Апасның “Сәләт” балалары яңа ел чыршысына бүләк әзерләгәннәр
"Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә күп төрле түгәрәкләр эшли. Ә менә башлангыч сыйныф укучылары кул эшләре түгәрәгендә аеруча яратып шөгыльләнәләр. Соңгы вакытта алар җитәкчеләре Ләйсән апалары Әкбәрова белән чыршы өчен уенчыклар ясадылар. Уенчык бизәкләрен төрле-төрле төсләргә буяп үзәк каршындагы чыршыга элделәр дә.