Реклама
Җәмгыять
Апаста белем һәм тәрбия бирү оешмаларында корнавируска каршы таләпләрнең үтәлешен тикшерәләр
Районда мәктәптә белем алучы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларның сәламәтлеген кайгырту да көнүзәк мәсьәлә булып тора.
(12 октябрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Коронавирус арабызда яшәвен дәвам итә. Шул сәбәпле, чиргә каршы таләп-кагыйдәләр дә кабат катгыйлана. Районда мәктәптә белем алучы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларның сәламәтлеген кайгырту да көнүзәк мәсьәлә булып тора. Бу уңайдан белем һәм тәрбия бирү оешмаларындагы санитар таләпләрнең үтәлешенә аеруча игътибар арта. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларына булып, коронавируска каршы кисәтү чараларының үтәлеше белән якыннан танышты.
“Коронавирус әлегә чигенми. Бу көннәрдә аеруча сак һәм игътибарлы булырга, таләп-кагыйләләрне дә төгәл үтәргә кирәк”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев