12 октябрь 2020 яңалыклары
-
Апаста яшәүче Хаттаб һәм Наҗия Хөснетдиновлар зәбәрҗәт туйларын билгеләп уздылар
55 ел парлы гомер юлы узучы Хөснетдиновларга район башлыгы Равил Хисаметдиновның Рәхмәт Хаты тапшырылды, мамык шәл һәм түбәтәй бүләк ителде.
-
Апаста белем һәм тәрбия бирү оешмаларында корнавируска каршы таләпләрнең үтәлешен тикшерәләр
Районда мәктәптә белем алучы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларның сәламәтлеген кайгырту да көнүзәк мәсьәлә булып тора.
-
Туган төбәгебезнең үсешенә зур өлеш керткән өлкәннәр Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлекле медальләргә лаек булды
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина белән берлектә, алар белән якыннан сөйләшеп, хәл-әхвәлләрен сорашып, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм медаль тапшырдылар.
-
Район башлыгы Равил Хисаметдинов аграр көллият җитәкчесе Фаил Курамшинга Диплом һәм кубок тапшырды
Казанда узган халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерү продукциясе ярминкәсеннән аграр көллият коллективы җиңү белән кайтты.
-
Минзәләдән Данила Новиков “Ты - супер!” тапшыруының ярымфиналына чыкты
Чын әти янәшәдә булырга тиеш, дип саный Данила Новиков.