Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста бердәмлек көнендә ярминкә гөрләп узды

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район үзәгендә киң күләмле бәйрәм чаралары булды. Бәйрәм иртәдән үк ярминкә белән башланып китте. Авыл җирлекләре, хуҗалыклар, мәктәпләр нинди генә төр продукция тәкъдим итмәделәр биредә! Халык рәхәтләнеп сөт-каймак, ит, бәрәңге, кәбестә һәм башка азык-төлекләр алды. Кирәк кешегә иген, печән, комбикорма бар иде. -...

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район үзәгендә киң күләмле бәйрәм чаралары булды. Бәйрәм иртәдән үк ярминкә белән башланып китте. Авыл җирлекләре, хуҗалыклар, мәктәпләр нинди генә төр продукция тәкъдим итмәделәр биредә! Халык рәхәтләнеп сөт-каймак, ит, бәрәңге, кәбестә һәм башка азык-төлекләр алды. Кирәк кешегә иген, печән, комбикорма бар иде.

- Ярминкәләргә бик яратып киләм. Күпләп булмаса да аз-азлап төрле тәмнүшкәләр сатып алам. Бу юлы яңа суйган каз-үрдәк күп иде, вакытында анысыннан да авыз итәсе килә, алдым әле. Бик әйбәт оештырганнар, рәхмәт яусын, - ди Әзилия апа Мөстәкыймова.

Бу бердәмлек, татулык бәйрәменә район мәдәният хезмәткәрләре эчтәлекле концерт хәзерләгәннәр иде. Биредә районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре үзләренең бердәмлек, дуслык хисләрен чагылдырган чыгышлары белән сокландырдылар.

Бәйрәм чарасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашып бәйрәм белән тәбрикләде, ярминкә эшенә уңай бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев