5 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Сыйфат атналыгында районда нинди эшләр башкарыла, моңа кемнәр җаваплы?
Укучыбыз соравына район санитария-эпидемиология күзәтү үзәге табибы Мәдинә Зарипова җавап бирә: - 1989 елдан Бөтендөнья сыйфат атналыгы билгеләп үтелә башлады, ә 1995 елдан аның төп үткәрелү вакыты ноябрь аеның икенче атнасы дип билгеләнде. Быел бу чара 9-13 ноябрь аралыгында уза. Бу чорда сәүдә нокталарына таләпләр аеруча арта. Әгәр дә сез...
-
Апас районында укытучылар имтиханы
5 ноябрьдә Апас районы укытучылары үз фәннәре буенча сынау бирә. Имтихан беренче тапкыр уздырыла һәм ул 11 фән буенча үтә. Имтиханнар иртәнге сәгать 10да башланып китте.
-
Игътибар! Яңа бәйге: “Әнием – бердәнберем!”
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Йолдыз" газетасы сайтында "Әнием - бердәнберем" исемле яңа бәйге башланып китә. Иң якын, иң кадерле, иң газиз кешегезгә булган хөрмәт, ярату һәм рәхмәт сүзләрен безнең аша ирештерегез. Фотолар һәм язмалар көтеп калабыз. Иң уңышлы язмалар "Йолдыз" газетасының 27 ноябрь санында урын...
-
Апаста бердәмлек көнендә ярминкә гөрләп узды
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район үзәгендә киң күләмле бәйрәм чаралары булды. Бәйрәм иртәдән үк ярминкә белән башланып китте. Авыл җирлекләре, хуҗалыклар, мәктәпләр нинди генә төр продукция тәкъдим итмәделәр биредә! Халык рәхәтләнеп сөт-каймак, ит, бәрәңге, кәбестә һәм башка азык-төлекләр алды. Кирәк кешегә иген, печән, комбикорма бар иде. -...