Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста берничә көндә 5 кеше алданган

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин белдергәнчә, февраль аеның берничә көнендә 5 кеше алданган. 1 райондашыбызның ышанычын яулап, дәүләт хезмәтләре порталына үтеп кергәннәр.

(26 февраль, “Апастово-информ”).

Алдан күбрәк өлкәннәр алданса, хәзер 20 яшьтән 55 яшькәчә булган райондашлар мошенниклар сүзенә ышанып, акчасыз калган. Төрле очраклар бар. Ләкин барысының да артында хәләл, тырышып тапкан малыңны югалту ята. Мисал өчен, 20 яшьлек кыз бала социаль челтәрләргә килгән сылтама аша үтеп, әйбәт телефон алырга тели. Телефонга акция баруын, берне алсаң, икенчесен бүләккә бирүләрен хәбәр итәләр. Әлбәттә, кызыктыра. Күпмедер өлешен түләргә кушалар, аннан тагын акча сорыйлар. Шулай итеп, кыз 103 мең сум бурычка бата.

Телефон операторы белән бәйле тагын бер очрак. Иң элек элемтә операторы шалтырата, аннан элемтә банк хезмәткәренә, банкның куркынычсызлык хезмәткәренә тапшырыла. Аңа төрле бурычлар хакында сөйлиләр. Кыз куркуга кала. Һәм күрше район банкларына барып 500 мең сум кредит рәсмиләштерә, аны билгесез кешеләр әйткән җирләргә күчерә. Ә нәтиҗәсе билгеле инде...

Соңгы вакытта вапсапларны “җимереп”, дусты, туганы исеменнән буычка акча сораулар ешайды. Көтелмәгән хәбәрдән, кеше югалып кала, һәм ярдәм итү юлларын эзли. Андый очраклар да күзәтелде.
Телефон элемтәсе аша куркытып, янап акчалы булучылар да бар. Мисал өчен, ир кешегә таныш түгел берәү шалтырата, ул куркып кала һәм сәламәтлеге, тыныч тормышы хакына 40 мең сум акча күчерә.

Тагын да күп алданулар интернет аша товар алдырганда килеп чыга. Февраль аенда бер райондашыбыз машинага җиһаз алам дип 6 мең 500, икенчесе мотоблок алырга 33 мең сум акча күчергән. Товарның кибетләргә караганда арзан булуы кызыктыра. Нәтиҗәдә, кеше товарсыз да, акчасыз да кала. Бу хакта район эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе Энҗе Садретдинова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев