26 февраль 2024 яңалыклары
-
Бильярд ярышлары ир-егетләргә бәйрәм кәефе тудырды
Каратун мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бильярд уеннары узды.
-
Киң күңелле иганәчеләр ярдәмендә Каратунда бокс уеннары узды
Ярышлар Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән иде.
-
Апаста чираттагы “Тоннель” кайчан була?
27 февральдә, иртәнге 7.00-9.00 сәгатьләрдә, Каратун-Уланово юлында “Тоннель” кисәтү операциясе узачак.
-
Алисә Хәсәнова - Туган тел һәм татар әдәбиятына гашыйк укучы
Каратун мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Алисә Хәсәнова (җитәкчесе Сәвия Тимершина) Абдулла Алиш исемендәге гимназиядә узган Рәсәйкүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашты.
-
Эльмира Гайнетдинова – тырыш хезмәт иясе
Татарстан Республикасы Финанс Министрлыгы казначылык Департаментының территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Эльмира Гайнетдиновага Татарстан Республикасы төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
-
“Укымаган кешене кызыксындыру авыр”
Борнаш авылы кызы Рузилә Закирова-Ногманова бер карасаң, артык җитди, икенче яктан уйчан һәм хисле булып тоела. Гадилеген саклап, күпме генә яшерергә тырышса да, аның күңеленнән тәлгәш-тәлгәш шигырь коела. Матур һәм җыйнак, кыска һәм төгәл итеп яза ул. Бер якынын, танышын, авылдашын да читтә калдырмый, туган көннәре, истәлекле бәйрәмнәре белән котлый, шигъри юлларын социаль челтәрләргә дә урнаштыра.
-
Альберт Хәкимовның күпьеллык хезмәте хөрмәтләнде
Кильдураз мәктәбе директоры Альберт Хәкимов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды.
-
Илфир Гәрәев Рәхмәт хатына ия
Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев намуслы хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген нәтиҗәле итүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Апаста берничә көндә 5 кеше алданган
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин белдергәнчә, февраль аеның берничә көнендә 5 кеше алданган. 1 райондашыбызның ышанычын яулап, дәүләт хезмәтләре порталына үтеп кергәннәр.
-
«Кайвакыт 2 балага түзеп булмый, безнең әти-әни 15 балага ничек түзгәннәр?!»
«Сиңа нәрсә, бер сызгырасың да, малайларың хәзер кайтып җитә...» – менә Балтач районы Пыжмара авылында яшәүче 15 бала атасы Хәбир абый Мөхәрләмовка авылдашлары, күрше-күләннәре, кызыгып, еш кына шулай дип әйтә икән.