Апаста быел да сугыш чоры балалары өчен аерым Сабантуй үткәреләчәк
-Сугыш чоры балалары Җыен-Сабантуе быел да зурлап үткәреләчәк,-дип белдерделәр район хакимиятендә. Быелгысын 5 майда үткәрү планлаштырыла. Табигать шартлары уңай булмаса, аны 11 майга күчерергә мөмкиннәр. 19 апрельдә бу чараны оештыру комитетының беренче утырышында бәйрәм программасын расладылар. -Бу, Татарстан өчен бердәнбер, уникаль Сабантуй быел да район үзәгендә Батырлар Мемориалы янында башланачак....
-Сугыш чоры балалары Җыен-Сабантуе быел да зурлап үткәреләчәк,-дип белдерделәр район хакимиятендә.
Быелгысын 5 майда үткәрү планлаштырыла. Табигать шартлары уңай булмаса, аны 11 майга күчерергә мөмкиннәр. 19 апрельдә бу чараны оештыру комитетының беренче утырышында бәйрәм программасын расладылар.
-Бу, Татарстан өчен бердәнбер, уникаль Сабантуй быел да район үзәгендә Батырлар Мемориалы янында башланачак. Аннан соң сугыш чоры балаларын автобусларга утыртып район волонтерлары, укытучылар һәм укучылар, гидлар озатуында елдагыча, район Сабантуй аланына алып төшәчәкләр. Анда кунакларны зурлап каршы алгач, гадәти Сабантуйдагыча көрәш, ат чабышлары, башка спорт һәм халык уеннары көтә. Махсус мәйданнарда кайнар чәй табыннары корылачак. Үзәк мәйданда зур концерт карау ммкинлеге булдырылачак. Һәр мәктәп көче белән куелган махсус павилоннарда кайнар аш-су табыннарына кунак итеп чакырачаклар,-диде анда чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Сугыш чоры балалары Сабантуеннан соң шул ук автобуслар һәм озата баручылар олы кунакларны өйләренә кадәр кайтарып куячак.
Бу олы бәйрәмгә башка төбәкләрдән, Татарстан башкаласыннан да күпсанлы кунаклар килүе көтелә.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев