20 апрель 2017 яңалыклары
-
Заготзернодан Рания Сәлахова “Орхидеям чәчәк атты“ бәйгесе җиңүчесе
"Йолдыз" ("Звезда") газетасының www anastovo.ru сайтында барган "Орхидеям чәчәк атты" бәйгесендә Заготзерно бистәсендә яшәүче Рания Сәлахова иң күп тавыш җыеп җиңүче булып танылды. Ул үзе хисапчы булып эшли. Чәчәкләр үстерергә бик ярата икән. - Биш ел элек орхидея үстерә башлаган идем. Хәзер 13 төстәге орхидеям бар. Яңа гына утырткан үсентеләрем...
-
Апаска Татарстан Республикасы Президентының бүләкләре кайтты
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, Апас районында төрле чаралар программасы башланып китте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм ветераннарның тол хатыннарына бүләкләр, Котлау открыткалары кайтты. 165 бүләк авыл җирлекләренә тапшырылды һәм изге теләкләр аша ияләренә барып иреште. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина авыл...
-
Иске Йомралы мәктәбендә Донор көне билгеләп үтелде
20 апрель - "Тормышны коткару" көне дип атала. Шул уңайдан Иске Йомралы мәктәбендә почетлы донор Гашыйгуллина Райхана Кадыйр кызын чакырдык. Почетлы донор һәм 5-11 сыйныф укучылары арасында очрашу узды. Райхана Гашыйгуллина почетлы донор булу өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлатты, брошюралар тапшырды. Балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде. Бары тик...
-
Апаста “Тонель“ операциясе
16.00-18.00 сәгатьләрдә "Тонель"операциясе булачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре һәр транспортны җентекләп тикшерәчәк, аеруча балалар утыргычларына игътибар биреләчәк. Һава торышы бозылу сәбәпле, бүген юлларда аеруча сак булырга кирәк. Иптәш транспортчылар! Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез, үзегезнең дә, башкаларның да тормышын куркыныч астына куймагыз!
-
Һәр прививка үз вакытында кирәк
10 елдан 10 елга ясала торган дифтерия, столбнякка каршы прививканы вакытында ясатырга тырышыгыз. Үз саулыгын кайгыртучы кеше бу турыда алдан ук уйлый. Сәламәтлек үзебез өчен кирәк бит. Шуны онытмыйк!
-
Апрель уртасында - Кар бабай
Чәчәкле язларны сагынып көткәндә табигать кабат җепшек карлары белән бүләкләде. Кышның соңгы бүләгеннән Кар бабай ясап куючылар да бар. Әлеге кыр бабай белән чыршы иске Әнәле авылында.
-
Апас туган якны өйрәнү музеенда кызыклы чаралар
Рәмис Ногманов җитәкчелегендәге Апас туган якны өйрәнү музееннан халык өзелеп тормый. Чөнки биредә төрледән-төрле кызыклы чаралар еш уза. 21-26 апрельдә "Татарстан музейлары язы" акциясе кысаларында да һәр көн саен төрле тематикалы чаралар планы төзелгән.
-
Каратуннан Рәшидә әбигә 95 яшь тулды
Каратунда яшәүче, тумышы белән Бакырчы авылыннан булган Рәшидә әби Низамова 95 яшьлек юбилеен каршылады. Ул төпчек улы Хамис белән килене Дания тәрбиясендә бик хасиятле, бәхетле картлык кичерә. Юбилярны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Каратун авыл җирлеге...
-
Югары Акхуҗада – “Ак җилкән“
Югары Акхуҗа мәдәният йортында бүген - 20 апрельдә "Ак җилкән" кавыштыру-таныштыру клубының чираттагы утырышы уза. Биредә Сатмыш, Ындырчы, Әлмәндәр, Дәвеш, Шәмбалыкчы яшьләре катнаша.
-
Апаста мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе
Район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Мингазиев алып барды. Ул тирә-юньне чистарту, алда торган бәйрәмнәргә чаралар хәзерләү, өлкәннәрнең өйләрендә булырга, алар белән очрашулар үткәрергә кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук эшләнгән эшләр турында хисапларны вакытында җибәреп бару, эш сәгатьләре турында да...
-
Апаста быел да сугыш чоры балалары өчен аерым Сабантуй үткәреләчәк
-Сугыш чоры балалары Җыен-Сабантуе быел да зурлап үткәреләчәк,-дип белдерделәр район хакимиятендә. Быелгысын 5 майда үткәрү планлаштырыла. Табигать шартлары уңай булмаса, аны 11 майга күчерергә мөмкиннәр. 19 апрельдә бу чараны оештыру комитетының беренче утырышында бәйрәм программасын расладылар. -Бу, Татарстан өчен бердәнбер, уникаль Сабантуй быел да район үзәгендә Батырлар Мемориалы янында башланачак....
-
Апас районында салкын тиеп авыручылар арткан
Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы вакытта салкын тиеп авыручылар артып киткән. Бер атна эчендә 25-30 кеше төчкерү, йөткерү, температура күтәрелүдән зарланып мөрәҗәгать иткән. Күпмедер вакыт алдан балалар авырган булса, соңгы вакытта өлкәннәр ешрак авырый башлаган икән.
-
Апаста өлкәннәр арасында йөзү ярышлары уза
25 апрельдә 10.00 сәгатьтә "Дулкын" бассейнында Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, лаеклы ялда булган райондашлар арасында йөзү ярышлары уза. Биредә 55 яшьтән өлкән хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк ирләр катнаша ала. Җиңүчеләргә бүләкләр каралган.
-
Апаста 26 апрельдә шигырь бәйрәме уза
26 апрельдә Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан район үзәгендә Ана һәйкәле каршында "Тукай йолдызлыгы барда, татар мәңге калачак" исемле шигырь бәйрәме уза. Башлана 10.00 сәгатьтә.
-
Апаста юллар төзекләнә
Каратун-Ындырчы юлында төзекләндерү эшләре башланып китте. Хәзерге вакытта юл төзүчеләр бригадасы иске асфальтны кырып алу белән мәшгуль. Биредә яңа асфальт салыначак. Апаста яшәүче Талип Ибәтуллин автогрейдеры белән юлларда эшли. Аның әлеге хезмәткә алынуына 22 ел вакыт узган.