Апаста бәйрәм көннәрендә нинди спорт уеннары булачак?
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район спорт һәм яшьләр эше комитеты айлык спорт чаралары программасы нигезендә махсус график-календарь әзерләде. 20 февральдә "Дулкын" бассейнында Апас мәктәбе укучылары үз яшьләренә карап ГТО нормативларына тест үттеләр. 21-22 февральдә Биеш мәктәбендә мини-футбол буенча район хәрби комиссариаты приз-кубокларына үтәчәк турнирда мәктәп командалары арасында җиңүчеләрне ачыклаячаклар. 23...
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район спорт һәм яшьләр эше комитеты айлык спорт чаралары программасы нигезендә махсус график-календарь әзерләде. 20 февральдә "Дулкын" бассейнында Апас мәктәбе укучылары үз яшьләренә карап ГТО нормативларына тест үттеләр. 21-22 февральдә Биеш мәктәбендә мини-футбол буенча район хәрби комиссариаты приз-кубокларына үтәчәк турнирда мәктәп командалары арасында җиңүчеләрне ачыклаячаклар. 23 февральдә Борнашта иганәче Вәлиуллин приз-бүләкләренә балалар арасында ачык бозда хоккей ярышлары уздырылачак. 24 февральдә Апас мәктәп спорт залында ир-егетләр арасында волейбол ярышлары уздырылу көтелә. Шул ук көнне 2007 елда туган Апасның яшь хоккейчылары Менделеевск шәһәрендә уздырылачак "Алтын алка" Татарстан беренчелегендә катнашачак. Шимбә-ял көннәрендә исә кичен "Алтын алка" бозында ирекле шууда катнашу мөмкин. Ял, бәйрәм көннәрен спорт белән дус булып, файдалы итеп үткәрегез!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев