Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста Г. Тукай исемендәге VII Бөтенрәсәй сәнгатьле уку бәйгесе узды

Апас урта мәктәбендә татар театрының 110 еллыгы уңаеннан "Театр яктылыкка, нурга илтә" дигән исем астында Г. Тукай исемендәге VII Бөтенрәсәй сәнгатьле уку бәйгесенең муниципаль этабы узды. Биредә 30дан артык укучы катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча үзләре иҗат иткән шигырьләре белән чыгыш ясаучы башлангыч сыйныфлар арасында Илүзә Шиһабиева (Апас), Сөмбел Хөсәенова (Дәвеш),...

Апас урта мәктәбендә татар театрының 110 еллыгы уңаеннан "Театр яктылыкка, нурга илтә" дигән исем астында Г. Тукай исемендәге VII Бөтенрәсәй сәнгатьле уку бәйгесенең муниципаль этабы узды. Биредә 30дан артык укучы катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча үзләре иҗат иткән шигырьләре белән чыгыш ясаучы башлангыч сыйныфлар арасында Илүзә Шиһабиева (Апас), Сөмбел Хөсәенова (Дәвеш), Зилә Сабирова (Дәвеш), 5-9 сыйныфлар арасында Алинә Хөсәенова (Кызыл Тау), Илмир Җәләлиев (Күккүз), Вероника Кузьмина (Черкен) призлы урыннар яуладылар. 1-4 сыйныфлар арасында Ильвина Хәйбуллина (Кильдураз), Гүзәл Маликова (Каратун), 5-8 сыйныфлар арасында Гөлфинә Хәйруллина (Азбаба), Айрат Сабиров (Кильдураз), Ильмира Сәлимуллина (Апас), Ралина Хөснуллина (Чурибураш), 9-11 сыйныфлардан Язгөл Вәлиуллина (Азбаба) һәм Динара Җәләлетдинова (Каратун) җиңүгә ирештеләр. Беренче урынны алучылар Казанга барачаклар. Укучыларны мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, милли эшләр буенча методист Айсылу Гыйниятуллина тәбрикләп, Мактау грамоталары тапшырдылар.
Тулырак язма газетада.
Гөлзада Гатауллина.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев