31 март 2017 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 31.03.2017
-
Апаста Г. Тукай исемендәге VII Бөтенрәсәй сәнгатьле уку бәйгесе узды
Апас урта мәктәбендә татар театрының 110 еллыгы уңаеннан "Театр яктылыкка, нурга илтә" дигән исем астында Г. Тукай исемендәге VII Бөтенрәсәй сәнгатьле уку бәйгесенең муниципаль этабы узды. Биредә 30дан артык укучы катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча үзләре иҗат иткән шигырьләре белән чыгыш ясаучы башлангыч сыйныфлар арасында Илүзә Шиһабиева (Апас), Сөмбел Хөсәенова (Дәвеш),...
-
Кечкенә Ислам уңышы
Чыгышы белән Борнаш авылыннан булган Ислам Әхмәдуллин Пенза шәһәрендә узган сәләтле балалар форумында катнашты. Кечкенә Ислам биредә Борнаш авылы тарихы, аның күренекле кешеләре темасына чыгыш ясады. Күп кенә катнашучылар арасында ул беренче дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды. Ислам бүгенге көндә Казан шәһәрендә укый, каникулларын Борнашта дәү әнисе Гөлүсә янында уздыра.
-
“Кояшкай“ бакчасы Кышны озатты
Апасның "Кояшкай" балалар бакчасында бөтен шартын китереп Нәүрүз бәйрәме уздырдылар. Балалар да, тәрбияче апалары да рәхәтләнеп уйнады, күңел ачты, тәмле коймак белән сыйланды. Әлеге бәйрәм аша милли гореф-гадәтләрне балалар күңеленә күчерде бакча коллективы.
-
“Йолдыз“ (“Звезда“) газетасына язылу бара
2017 елның икенче яртыеллыгы өчен "Йолдыз" ("Звезда") газетасына язылу бара. Халык өчен ул 648 сум, оешмалар өчен 738 сум. Шулай ук "Якыныңа "Йолдыз" бүләк ит" акциясе дә дәвам итә. Безнең белән бергә булыгыз!
-
Югары Ындырчы балалары баянда уйнарга өйрәнә
Югары Ындырчы мәдәният йорты каршында Хәйдәр Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә баянчылар түгәрәге эшли. Сишәмбе һәм шимбә көннәрендә балалар бик теләп баян серләренә төшенәләр. Хәтта күрше авыллардан да балалар йөри. Сәхнәләрдә гармун, баян моңы сирәгәеп барган заманда бик кирәк һәм мөһим эш башлаган ындырчылылар.
-
Элвин Грей Гөлназ Асаевага тәкъдим ясады!
Радик Юльякшинның (Элвин Грей) "Кияүгә чык син миңа" җырын кемгә багышлап язганын беләсезме? Ниһаять, җырчы бу серне ачты!.. Радик белән Гөлназ Асаева турында имеш-мимешләр күптәннән йөри. Кемдер яшьләрнең никахы булган, дип тә сөйләде. Чын дөресен Радик Гөлназның Уфада узган концертында ачып салды. Ул зал тулы тамашачы алдында Гөлназга бер кочак...
-
Апас районында 1 апрельдән чисталык икеайлыгы башлана
Районда муниципаль район башлыгы карары белән 1 апрельдән чисталык икеайлыгы игълан ителә. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Карар нигезендә, тирә-юньне, беркетелгән урамнарны чистарту буенча атна саен өмәләр уздырылачак. Апастагы Җиңү паркын, Үзәк ял паркын, плотина буен, Сабантуй аланлыгын, Табар елгасы ярларын, шулай ук авыл җирлекләрендә ял урыннарын, оешма-бина, елга-күл...
-
Күкшемнән Рәшидә әбигә 90 яшь тулды
Күкшем авылында яшәүче Рәшидә әби Сәмитова 90 яшьлек юбилеен каршылады. Юбилярны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова да изге теләкләре белән күчтәнәчләрен ирештерде. Тулырак язма газетада. Айрат Әминов. Автор фотолары.