Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

Бүген Герой шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 112 ел булды. Бу уңайдан Апасның үзәгендә урнашкан Муса Җәлил һәйкәле янында мәктәп укучылары катнашында искә алу кичәсе узды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, Апас Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, һәм китапханә хезмәткәрләре катнашты.

Бүген Герой шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 112 ел булды. Бу уңайдан Апасның үзәгендә урнашкан Муса Җәлил һәйкәле янында мәктәп укучылары катнашында искә алу кичәсе узды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, Апас Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, һәм китапханә хезмәткәрләре катнашты.
-Апаста Муса Җәлилгә һәм аның сугышчан дусларына багышланган ике һәйкәл бар. Музейда аның истәлегенә махсус күргәзмәләр эшли. Муса Җәлил белән якыннан таныш, аның белән бергә эшләгән апаслылар да бар. Аларның язып калдырган истәлекләре безнең музейда саклана. Апасыбызның үзәк урамнарының берсе дә аның исемен йөртә, - дип белдерде музей җитәкчесе Рәмис Ногманов.
Лаеклы ялдагы китапханә хезмәткәре Даимә апа Тимеркәева Муса Җәлилнең абыйсы Ибраһим белән очрашуы истәлекләре белән уртаклашты. Ибраһим Җәлилов белән ул 1972 елда өлкән пионервожатый булып эшләгән елларында Бишкек шәһәрендә таныша. - Ибраһим абый мине күргәч, аеруча да шатланды, бик күп сораштырды. Муса Җәлилне белүебез, хөрмәт итүебез хакында сөйләгәч, бик шатланды, күзләреннән хәтта яшь тамды, - дип искә алды ул Ибраһим абый Җәлилов белән очрашуын. Һәм шул вакытта шагыйрьнең абыйсына сөйләгән "Ышанма" дигән шигырен кабат яңгыратты. Шигырь җанлы китапханә хезмәткәре Руцилә Садриева Муса Җәлилнең шигырьләрен укыды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев балаларны илебезне яратырга, чын патриотлары булырга өндәде. - Муса Җәлил - шагыйрь генә түгел, илебез тынычлыгы өчен башын салган чын Герой. Без аны һәрчак искә алырга бурычлыбыз. Үзебез дә аның үрнәгендә туган илебез өчен җан атып яшәргә тиеш, - диде ул үзенең чыгышында.
Кичә Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев