15 февраль 2018 яңалыклары
-
Әфган җиреннән, утлы сугыш эченнән, Ватаныбызның соңгы солдаты чыгарылганга 29 ел вакыт узган
Тау-ташлар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар, Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр, хезмәт иткән җирләрендә башларын салган, тыныч тормышта вафат булган егетләрнең әти-әниләре,тормыш иптәшләре, елдагыча, район үзәгенә очрашуга җыелдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина чыгыш ясап, киләчәктә...
-
“Бер күрүдә гашыйк булдым“ бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
14 февраль - Гашыйклар көне уңаеннан сайтыбызда "Бер күрүдә гашыйк булдым" бәйгесе узды. Яшь парлар үзләренең кавышу мизгелләрен чыгылдырган фотоларны бәйгегә юллады. Күп кенә яшь парлардан фотолар килде. Апаста яшәүче Алмаз һәм Гүзәл Сәмигуллиннар Гашыйклар көнендә бүләкләнү өчен район мәдәният йортында оештырылган шагыйрә Эльмира Җәлилова катнашындагы кичәгә чакырылды. Тирән эчтәлекле...
-
Апаста Герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар
Бүген Герой шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 112 ел булды. Бу уңайдан Апасның үзәгендә урнашкан Муса Җәлил һәйкәле янында мәктәп укучылары катнашында искә алу кичәсе узды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, Апас Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, һәм китапханә хезмәткәрләре катнашты.
-
Апаста “Тоннель“ кичке сәгатьләрдә уза
Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, чираттагы "Тоннель" операциясе 16 февральдә 16.00-18.00 сәгатьләрдә Апас-Каратун киселешендә (Ябалак авылына бара торган юл янында) уза. Юл кагыйдәләрен төгәл үтәгез, шоферлар!
-
Апаста балаларны ашату буенча махсус комиссия эшли
Районда оешкан махсус комиссия балалар бакчаларында, мәктәпләрдә азык-төлекнең сакланышы, балаларны ашату буенча тикшерүләр алып бара. Пешекчеләр белән әңгәмәләр корыла. Балалар өстәленә куелган ризык сыйфатлы булырга тиеш дигән максат куела. "Гөлчәчәк" балалар бакчасында да шундый тикшерүләр узды.
-
Гаделҗанның уңышлары бик күп
1995 нче елдан язмышымны балалар белән белән бәйләдем. Менә инде 23 ел Иске Йомралы урта гомумбелем бирү мәктәбендә укытучы булып эшлим. Шушы еллар дәверендә сыйныф җитәкчесе булып эшләү дә күп тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Бүгенге көндә 6 нчы сыйныфны җитәклим. Зур түгел безнең бу сыйныфыбыз: Галиакберов Наил, Мөхәммәтшин Ислам, Каюмов...
-
Апас укытучылары “Ел укытучысы-2018“нең зона этабында
Кама Тамагы районында "Ел укытучысы-2018" бәйгесенең зона этабы үтте. Биредә район күләмендәге бәйгедә җиңү яулаган Апас урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Раилә Хәйретдинова, инглиз теле укытучысы Марат Гомәров катнашты. Алар бәйгегә зур әзерлек белән бардылар һәм район данын лаеклы якладылар.