Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ифтар ашы узды

Рамазан ае уңаеннан, районда ифтар ашлары дәвам итә. Чираттагысы Апасның үзәк ресторанында үткәрелде.

(18 апрель, “Апастово-информ”).


Мәҗлес башланыр алдыннан хакимият бинасында районыбыз имамнарының җыелышы узды. Анда районыбызның дин тормышы, мәчетләрнең бүгенге хәле турында фикер алыштылар, булган проблемалар турында уртага салып сөйләштеләр, уңышларны барладылар.
Аннары ураза тотучы ак яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар үзәк ресторанда мул сыйлы табыннар алдына җыелды. Биредә өлкәннәр белән бергә яшьләр дә катнашты. Мәҗлесне Сания апа, Лилия, Илдус һәм Илсур Зәйнуллиннар гаиләләре оештырды. Ир-кешеләр һәм хатын-кызлар өчен аерым өстәлләр көйләнгән иде. Ислам дине кануннарын үтәп яшәүче райондашларыбыз рәхәтләнеп аралашты, хәл-әхвәлләр белеште, тәмле сыйлардан авыз итте. Догалар, вәгазьләр, нәсыйхәтләр һәркемнең күңеленә хуш килде.
Җыенда район башлыгы Айрат Җиһаншин, район прокуроры Зөфәр Абитов, район Советы, башкарма комитеты җитәкчеләре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев