Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста җинаятьләрне видеокамералар ярдәмендә “кайнар эздән” санаулы сәгатьләрдә ачалар

-Хәзер Апас урамнарында, халык күп була торган бина-корылмаларда, авылларда бик күп видеокамералар бар. Аларны кем куя, нәтиҗәсе нинди? Бу сорау күпләрне кызыксындыра. Аларга район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары-район полициясе җитәкчесе Фәнис Шәрәфуллин җавап бирә: -Район үзәгендә безнең исәп буенча бүген 200 тән артык видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Үзәк парктагы 9...

-Хәзер Апас урамнарында, халык күп була торган бина-корылмаларда, авылларда бик күп видеокамералар бар. Аларны кем куя, нәтиҗәсе нинди?

Бу сорау күпләрне кызыксындыра. Аларга район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары-район полициясе җитәкчесе Фәнис Шәрәфуллин җавап бирә:

-Район үзәгендә безнең исәп буенча бүген 200 тән артык видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Үзәк парктагы 9 видеокамера Апас гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге идарәсенең Бердәм Диспетчерлык Хезмәте (ЕДС) видеомониторларына тоташкан. Апасның кеше күп йөри торган урыннарында урамнарда махсус 7 видеокүзәтү камералары "Куркынычсыз шәһәр" дәүләт программасы буенча ышанычлы элемтә линиясе аша Татарстан Эчке эшләр министрлыгы үзәк диспетчерлык пультына тоташтырылды. Моңардан тыш "мәктәп автобуслары" салоннарында "ГЛОНАСС" космик системасы аша Казан белән бер чылбырда эшләүче видеокамералар кулланыла. Дәүләт һәм шәхси автотранспортында 500 дә артык видеорегитратор исәпләнә. Юлларда, тимер юл кичүләрендәге видеокүзәтү системалары да бүген куркынычсызлык сагында тора.

-Балалар, халык аеруча күп йөри торган спорт корылмалары да видеокүзәтү астындамы?

"Алтын Алка" Боз сараенда бу проблема аны 4 ел элек файдалануга тапшырганда ук дәүләт тарафыннан комплекслы хәл ителде. Үзәк хастаханә, музей, төрле дәүләт оешмалары, район хакимияте бинасы һәм башка объектларда 45 стационар видеокамера, күзәтү системасы монтажланган. "Алтын алка"дагы видеокүзәтү камералары Татарстан яшьләр эше һәм спорт министрлыгы үзәк диспетчерлык пунктына кушылган. Боларның барысы да Татарстан Хөкүмәтнең аерым карарларына нигезләнеп эшләнде һәм финансланды.

-Мәктәпләрдә, клубларда кеше иминлеген тәэмин итү дәрәҗәсе нинди?

-Районда 19 мәктәп, 31 балалар бакчасы, 50 дән артык мәдәният йортлары, клублар исәпләнә. Татарстан хөкүмәте карары буенча бу биналарның иминлек, видеокүзәтү "паспортлары" булдырылырга һәм район дәрәҗәсендә эш программасы расланырга тиеш. Апас мәктәбе, аграр көллияттә видеокүзәтү системасы нәтиҗәле кулланыла. Башка шундый объектларда күп эшләр башкарасы бар әле. Барлык шартлар үтәлгәч кенә бу корылмаларны дәүләт ярдәме белән тәүлеклек видеокүзәтү системасы белән тәэмин итү мөмкин. Район башкарма комитеты бу юнәлештә актив эшли. Урыннардагы авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, мәдәният объектлары җитәкчеләре дә бу эшкә бик җитди карарга тиеш, чөнки сүз балалар, барыбызның да иминлеге хакында бара.

-Күпкатлы, күпфатирлы торак йортларда яшәүчеләр иминлеге өчен кем җаваплы?

-Шәхси милке сакланышы, иминлеге өчен кеше үзе җавап бирә. Моны кемдер килеп эшләп бирми. Апас, Каратун, Свияжский бистәсе һәм Кильдураз, Ябалак, Дәвештә бүген барлыгы 36 күпкатлы, күпфатирлы торак йорт бар. Аларда 2 меңнән артык кеше яши. Бу йорт тирәсе, ишегалларындагы машиналар саны да саллы гына... Йортлар белән махсус ширкәт идарә итә. "Куркынычсыз ишегалды" дәүләт программасы буенча бу территорияләрне дә ышанычлы видеокүзәтү системасы белән тәэмин итәсе бар әле. Тик моның өчен идарәче компания торак милекчеләре белән аерым җыелышлар үткәреп карар кабул итәргә кирәк. Район башкарма комитеты, район элемтәчеләре һәм торак милекчеләре ширкәте җитәкчелеге бу очракта кулга-кул тотынышып эшләргә тиеш. Һәр гомуми торак йортта җыелышлар уздыру, уртак бер фикергә килү бу бик мөһим мәсьәлә чишелешен тизләтәчәк. Моннан 15 еллар элек районда мондый фатирларны ике контурлы газ мичләре белән җиһазлау, җылыту проблемасы әнә шулай оператив хәл ителгән иде. Димәк, уңышлы эш тәҗрибәбез бар.

-Районда 150 гә якын кибет, сәүдә урыннары эшли. Аларны видеокүзәтү системасы белән кем җиһазларга тиеш?

-Бу милекче ихтыярында. Үз малыңны үзең кайгыртмасаң өстән кушып кына хәлне үзгәртеп булмый. Тик мин болай дияр идем-кибет хуҗалары акрынлап кына булса моңа төшенә башлады. Райондагы сәүдә үзәкләре, кибетләрдәге видеокамерлар саны бүген инде бер йөздән артып китте.

-Бу видеокамераларның нәтиҗәлелеге турында да фикерегезне белдерсәгез иде.

- Саннар мондый-10 айда районда җәмәгать урыннарында 36 төрле тәртип бозу, җинаять очраклары теркәлде. Шуларның 32се-урамнарда. Аларны тикшергәндә һәм ачканда без төрле видеокамералардагы язмаларны да кулландык, закон бозучыларны санаулы сәгатьләрдә "кайнар эз"дән таптык һәм чарасын күрдек. Алар Закон, суд каршында гадел җавап тотты.

-Шәхси йортларда яшәүчеләр үз иминлеген ничек кайгырта?

-Бездәге мәгълүматлар буенча, районда андый йортларның иминлеген бүген 100 ләп "видеокүз" кайгырта инде. Шәхси секторда үз хисапларыннан видеокүзәтү системасы куючылар бик дөрес эшли. Аның ярдәмендә өй эче, ишегалдын тәүлек буе яздырып барып була, алар шулай ук йорт каршысы, урамнардагы хәлне дә теркәп бара. Җинаять кылыну очракларында без алардагы язмаларны да кулланырга хокуклы. Кеше иминлеге, район куркынычсызлыгы бүген бик тә актуаль. Күреп, ишетеп торабыз-бүген тормыш-көнкүрешебездә халыкка террорлык актлары да яный. Шуңа да сак булыйк, бердәм булыйк!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев