30 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Борнаш урта мәктәбе “Яшь армия“ хәрәкәтенең слетында катнашты
Казан шәһәрендә "Россиякүләм балалар һәм яшьләр, хәрби-патриотик "Яшь армия" хәрәкәте Татарстан бүлегенең өченче слеты булып узды. Әлеге зур чарага җыелган 350 төркем арасында Борнаш мәктәбе укучылары да бар иде. Укытучы Айдар Хәйруллин җитәкчелегендәге 5 укучы катнашты анда. Слетта укучылар өчен дә, җитәкчеләр өчен дә төрле чаралар оештырылды. Слет тантаналы һәм...
-
Каратун мәдәният йортында – “Сынган беләзек“
Районда театрлар эстафетасы дәвам итә. Каратун мәдәният йортында Рәдиф Сәгъдинең "Сынган беләзек" спектакле куелды. Спектакльне карарга зал тутырып тамашачы килде. Артистлар исә аларны көлдерде дә, елатты да. Уйланырга, гыйбрәтләнергә дә җирлек бар иде.
-
Апаслыларга тагын бер уңайлылык артты
Районда 14 яше тулган 4562 кеше Россия һәм Татарстан Бердәм идентификация һәм аутентифакация системасы (ЕСИА) хемәтеннән файдалана. Ул Апаста 2015 елның декабреннән гамәлгә керде. Бу бердәм электрон челтәрдә теркәлгән апаслылар санын 16899 кешегә җиткерү бурычы куела. -Апас районында бу челтәр хезмәтеннән 14 яше тулган гражданнарның 27 проценты файдалана. Бу әлегә...
-
Апас урта мәктәбе балалары сәхнә яулый
Республикада балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале узды. Биредә Апас урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рания Гомәрова җитәкчелегендә сәхнә серләренә өйрәнүче балалар да катнашты. Алар Фәнис Яруллинның "Исемсез кыз" әкият-пьесасын сәхнәләштерделәр. Иҗат җимешен фестивальгә дә тәкъдим иттеләр һәм зонада лауреат исеме алып, Дипломга лаек булдылар.
-
“Финанс грамоталылыгы“ республика олимпиадасында Иске Йомралы мәктәбе укучысы катнашты
Иске Йомралы мәктәбе укучысы Гөлнар Мингазиева (җитәкчесе Әминә Мингазиева) "Финанс грамоталылыгы" республика олимпиадасының йомгаклау өлешендә катнашты. Ул биредә район данын яклады һәм барлык биремнәрне дә уңышлы узып, Сертификатка лаек булды.
-
Апаста җинаятьләрне видеокамералар ярдәмендә “кайнар эздән” санаулы сәгатьләрдә ачалар
-Хәзер Апас урамнарында, халык күп була торган бина-корылмаларда, авылларда бик күп видеокамералар бар. Аларны кем куя, нәтиҗәсе нинди? Бу сорау күпләрне кызыксындыра. Аларга район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары-район полициясе җитәкчесе Фәнис Шәрәфуллин җавап бирә: -Район үзәгендә безнең исәп буенча бүген 200 тән артык видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Үзәк парктагы 9...
-
Рафис Гыймалетдиновның беренче китабын укыдыгызмы әле?
Чирмешәндә яшәүче 45 яшьлек Рафис Гыймалетдиновның шигъри җанлы икәнен әлегә кадәр белми идем. Үзе дә әлләни сиздермәде, шигырьләремне бастырыгыз әле дип редакциягә килгәнен дә нигәдер хәтерләмим. Бүген Апас музеена кергәч, Рәмис Ногманов каршыма куеп, аның "Тормыш серләре" исемле тәүге шигырь китабы белән таныштырды. Шунда гына Рафисның нинди табигать, авыл җанлы...