Апаста җир сукалау эше дәвам итә
Чурибураш авылы янындагы кырда да туңга сөрү эше дәвам итә. Равил Абдуллин "Беларус" тракторы белән беренче сменада эшли. Ә кичен аны Шамил Заһидуллин алмаштыра. -Иртәнге алтыда эшкә чыгам. Икенче смена иртәнгегә кадәр дәвам итә. Норманы арттырып үтәргә тырышам. Техника эшләп торса, һава торышлары уңай булса, хезмәтнең авырлыгы юк. Яңа тракторга...
Чурибураш авылы янындагы кырда да туңга сөрү эше дәвам итә. Равил Абдуллин "Беларус" тракторы белән беренче сменада эшли. Ә кичен аны Шамил Заһидуллин алмаштыра.
-Иртәнге алтыда эшкә чыгам. Икенче смена иртәнгегә кадәр дәвам итә. Норманы арттырып үтәргә тырышам. Техника эшләп торса, һава торышлары уңай булса, хезмәтнең авырлыгы юк. Яңа тракторга утырганыма 6 ел вакыт узды. Аңа кадәр дә шофер булып эшләдем. Туган як кырларында хезмәт итү үзе ни тора, - ди Равил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев