6 октябрь 2017 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 06.10.2017
-
Куркынычсыз тимер юл
Яшүсмерләр арасында вагон түбәсе, ишек баскычына басып үз-үзеңне фотога -селфи төшерү модасы белә торып гомереңне куркыныч астына кую ул. Платформадан сикерү, җәяүлеләр өчен махсус ясалган күпер-кичүләрдән файдаланмау, тыелган урыннарда рельслар аша чыгу да бик куркыныч. Быел Горький тимер юлларында менә шушы таләп-кагыйдәләрне санга сукмаучы 30 кеше бәхетсезлеккә юлыгып, төрле тән...
-
Апаста җир сукалау эше дәвам итә
Чурибураш авылы янындагы кырда да туңга сөрү эше дәвам итә. Равил Абдуллин "Беларус" тракторы белән беренче сменада эшли. Ә кичен аны Шамил Заһидуллин алмаштыра. -Иртәнге алтыда эшкә чыгам. Икенче смена иртәнгегә кадәр дәвам итә. Норманы арттырып үтәргә тырышам. Техника эшләп торса, һава торышлары уңай булса, хезмәтнең авырлыгы юк. Яңа тракторга...
-
Бакчачы Венера Ромачкова киңәшләре
Нинди генә чәчәк урытсаң да, аны карарга, яратырга, күңел, йөрәк җылыңны өләшергә кирәк. Роза үстергәндә беренче хата - аны утырканда ялганган җирен өстә калдыру. Ул 5 сантиметр җир белән күмелеп калырга тиеш. Икенче хата - кышка әзерләгәндә артык төрү. Көз көне чәчәкләргә су сибелми, бөреләре кисеп алына. Кышка әзерләгәндә 40...
-
Апасның ЗАГС бинасына керергә теләүчене кайнар эздән тоттылар
6 октябрь таңында Апасның ЗАГС бинасына керергә омтылу очрагы булды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина сүзләренчә, сак хезмәте тиз арада сизеп алып, вакыйга урынына килеп җиткән һәм гаеплене кайнар эздән тоткарлаган. Җаваплы кешеләргә шул вакытта ук хәбәр бирелгән. -Сак хезмәтенә олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде Розалия Насыйбуллина. Хәзерге вакытта район...
-
“Уңыш чибәре -2017“ чарасында апаслылар да катнашты
Апас мәдәният йорты хезмәткәре Регина Мөхетдинова "Уңыш чибәре -2017" чарасында катнашты. Әлеге чара башкалада авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан оештырылды.
-
Борнаш урта мәктәбендә куркынычсызлык дәресе
Әлмәндәр янгынга каршы көрәш буенча аерым посты җитәкчесе Таһир Әхмәтов Борнаш урта мәктәбе укучылары өчен тормыш иминлеге дәресе уздырды. Әлеге ачык дәрестә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту, иминлекне саклау кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат бирде. Соңыннан "Куркынычсызлык" дигән видеоролик тәкъдим итте.
-
Апаста бакчачылар клубының күчмә утырышы узды
Апаста оешкан бакчачылар клубының күчмә утырышы һәвәскәр бакчачы Әгъзам Идиятуллин бакчасында узды. Биредә виноградны көзге кисү, кышкы саклауга кую, карлыган, кура җиләген кисү һәм сарымсак утырту буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
-
Ранис Халиков –сугышчан медальләр кавалеры
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Ранис Халиков Төньяк Кавказда хезмәт командировкасыннан кайтты. Намуслы, тырыш хезмәте, йөкләнгән бурычларны җиренә җиткереп башкаруы өчен ул дәүләтнең аерым бүләкләренә лаек булган. -Безнең нәселдә хокук сакчылары шактый,-ди медальләр кавалеры.-Игезәк сеңелем Ранисә, абыем Рамил да минем белән бер хезмәт сукмагыннан атлый. Ришат Җамалиев.