Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста җитәкчеләр һәм ата-аналар БДИ бирделәр

"Ата-аналарга Бердәм Дәүләт Имтиханы тапшыру көне" Бөтенроссия акциясенә апаслылар да кушылды. Каратун урта мәктәбендә үзган БДИда җитәкчеләр һәм әти-әниләр, барлыгы 22 кеше катнашты. Алар арасында район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәев, мәктәп директорлары һәм башкалар бар иде. Алар рус теленнән...

"Ата-аналарга Бердәм Дәүләт Имтиханы тапшыру көне" Бөтенроссия акциясенә апаслылар да кушылды. Каратун урта мәктәбендә үзган БДИда җитәкчеләр һәм әти-әниләр, барлыгы 22 кеше катнашты. Алар арасында район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәев, мәктәп директорлары һәм башкалар бар иде. Алар рус теленнән укучылар биргән шартларда имтихан тапшырдылар. Имтиханга һәр килүче металлоискатель аша керде. Имтихан бирүчеләр үз эшләрен 30-40 минут эчендә эшләделәр һәм нәтиҗәсен дә белеп киттеләр.

Бу акциядә Рособрнадзор җитәкчесе С. Кравцов та катнашты һәм башкалар белән бергә имтихан бирде.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев