7 февраль 2017 яңалыклары
-
Апаста гражданнар оборонасы буенча махсус өйрәнүләр булачак
Февраль башында районда җитәкчеләр өчен гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узды. Бу өйрәнүләр безгә дә кирәктер инде. Шул турыда язсагыз иде. Газета укучыбыз соравына республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Айдар Галләмиев җавап бирә: - 14-17 февральдә районда гражданнар оборонасы буенча махсус өйрәнүләр булачак. Бу өйрәнүләр вакытында халыкка шартлы рәвештә генә...
-
Апаста республикакүләм семинар үтте
Апаста язгы кыр эшләрен үткәрүне оештыру буенча республикакүләм семинар-киңәшмә узды. Биредә "Ак Барс" Холдинг компаниясе" карамагындагы 10 районнан килгән агрофирма җитәкчеләре, баш белгечләр катнашты. Семинар "Ак Барс" Холдинг компаниясе" җитәкчесе Иван Егоров, аның урынбасары Камил Галиев рәислегендә барды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кунакларны каршы алды һәм киңәшмәнең йомгаклау өлешендә катнашты....
-
Elvin Grey янәдән Гөлназ Асаева белән "чуала" башлаган
Хәтерегездә булса, көз көне Казанда яшь җырчы Гөлназ Асаеваның тәүге концерты узган иде. 18 яшь кенә булуына карамастан, Гөлназ - зур җиңүләргә ирешкән моңлы тавышлы җырчы булып үзен халыкка танытты. Elvin Grey да аның концертына килеп, Гөлназга зур ак аю белән бер кочак чәчәк бүләк иткән иде. Бу инде халык...
-
Апаста җитәкчеләр һәм ата-аналар БДИ бирделәр
"Ата-аналарга Бердәм Дәүләт Имтиханы тапшыру көне" Бөтенроссия акциясенә апаслылар да кушылды. Каратун урта мәктәбендә үзган БДИда җитәкчеләр һәм әти-әниләр, барлыгы 22 кеше катнашты. Алар арасында район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәев, мәктәп директорлары һәм башкалар бар иде. Алар рус теленнән...
-
Апаста бушлай хосусыйлаштыру бетә
Агымдагы елның 1 мартыннан торакны хосусыйлаштыру өчен түләргә туры киләчәк. Яңалык былтыр торак сатып алып, аңа "приватизация" ясарга өлгермәүчеләргә дә кагыла. Моннан соң бушлай хосусыйлаштыру хокукыннан ятим балалар, кырымлылар һәм гаризаны 2005 елга кадәр язучылар гына файдалана ала.
-
Апас аграр көллиятендә чыгарылыш кичәсе үтте
Кичәге студентлар Дипломлы белгеч булдылар. Һөнәр нечкәлекләренә төшенеп, белем туплаган яшь көчләр яшәешебездә бик кирәк.
-
Апаста салкын тиеп авыручылар кими
Шифаханәгә салкын тиеп (ОРВИ) белән авырып килүчеләрсоңгы атналарда кимүгә таба бара икән. Әлегә кадәр грипп диагнозы беркемгә дә куелмаган.
-
Апаста кулланучылар хокукын кем яклый?
7 февральдә кулланучылар хокукын яклау Законы гамәлгә кергәнгә 25 ел була. Беренче елларда халык, нигездә, товарның сыйфаты буенча күп мөрәҗәгать иткән булса, бүгенге көндә көнкүреш әйберләренә һәм төрле түләүле хезмәт күрсәтүләргә игътибар бирә икән. Район кулланучылар хокукын яклау буенча белгеч Гөлнара Абдрахманова әйтүенчә, узган 2016 елда барлыгы 141 мөрәҗәгать кергән,...