Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында 1500 төп агач һәм куак утыртылды

Районда Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан “Хәтер бакчасы” Халыкара акциясе узды. Чаңгы базасы янәшәсендәге мәйданга 1500 төп агач утыртылды.

Агач утырту эшендә район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты. Район башлыгы белән берлектә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе, “Яшь гвардиячеләр”, “Форпост” отрядлары, районның ветераннар Советы, пенсионерлар Союзы, хезмәт коллективлары, Апас урта мәктәбенең “Стрела” экология отряды, “Чиста булачак” хәрәкәте, яшь натуралистлар катнашты. Һәркем яу кырыннан туган якларына әйләнеп кайтмаган батырлар һәм тыныч тормышыбыз өчен өлеш керткән каһарманнар истәлегенә агач утыртты.
“Табигатьне яшелләндерү эшен оештырдык. Чаңгы базасы янәшәсенә чыршы, каштан, кызыл шомырт, барбарис агачлары, спирея куагы утыртылды. Яшь үсентеләр матур гына үсеп китсен”, - ди урманчы Иван Иванов.

Урман хуҗалыгы белән берлектә оештырылган агач утырту эшенә райондашлар бердәм булып кушылды. Иртәдән үк һәркем “Хәтер бакчасы” акциясенә өлеш кертү өчен мәйданчыкка килде.

-Агач утырту эшендә бик күп кеше катнашты. Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннар истәлегенә һәм исән калган ветераннар исеменә агачлар утыртабыз. Без аларны хәтерлибез һәм онытмыйбыз, - диде “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев