30 апрель 2022 яңалыклары
-
Апаслылар республикакүләм ифтарда катнаша
Казан шәһәрендә узган унынчы республикакүләм ифтарда районнан да бер төркем дин әһелләре катнаша.
-
Казанда «Апас» якташлар җәмгыяте ифтар үткәрде
Казанның «Тантана» үзәгендә «Апас» якташлар җәмгыяте ифтар уздырды. Анда төрле һөнәр ияләре, район башлыклары, түрәләр, «Иске Таш» мәчетенең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов катнашты.
-
Апас һәм Биеш мәктәпләре укучылары ГТО нормативлары тапшырды
Апасның универсал спорт залында ГТО нормативлары тапшыру бара. Хезмәт коллективлары белән беррәттән мәктәп укучылары да үзләренең спорт ягыннан көчләрен сыный.
-
Әлмәндәр янгын сүндерү депосында уяу егетләр эшли
Әлмәндәр янгын сүндерү депосы коллективы да 30 апрельдә һөнәри бәйрәмен каршылый.
-
Апаста “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында 1500 төп агач һәм куак утыртылды
Районда Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан “Хәтер бакчасы” Халыкара акциясе узды. Чаңгы базасы янәшәсендәге мәйданга 1500 төп агач утыртылды.
-
Апаста янгын сүндерүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
30 апрель - һөнәри бәйрәм уңаеннан җаваплы хезмәт ияләре котлаулар кабул итте.