Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә «Кайнар линия» телефоны эшли

Социаль яклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә «Кайнар линия» телефоны ачылган.

(25 март, “Апастово-информ“).


(884376) 21-0-80 телефоны аша шалтыратуларны кабул итү вакыты: дүшәмбедән -җомга көнне 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр (төшке ял - 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр. Ял көне - шимбә-якшәмбе).

«Кайнар линия» телефоны «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында азык-төлек һәм дарулар китерү мәсьәләләре буенча ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга шалтыратулар өчен билгеләнгән. Районда ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга табиб рецептыннан башка сатып алына торган продуктлар һәм дару препаратлары китерү буенча ярдәм күрсәтү буенча волонтерлар отряды булдырылды.
Билгеләп үтәбез: волонтерлар тарафыннан азык-төлек һәм дарулар сатып алуны гамәлгә ашыру ялгыз (ялгыз яшәүче) карт кеше (инвалид) акчалары исәбеннән башкарыла; волонтерлар, социаль хезмәткәрләр беренче зарурлык продуктларын гына бер көнгә түгел, ә тиешле срокка (атнага) илтеп җиткерә. Төрле сораулар, матди кызыксынулар, коммуналь түләүләрне дә өйдән чыкмыйча гына, вакытлыча телефон элемтәсе яки шәхси кабинет аша хәл итәргә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев