Реклама
Җәмгыять
Апаста “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе узды
Каратун мәктәбе базасында “Куркынычсыз тәгәрмәч” республикакүләм яшь инспекторлар бәйгесенең район этабы узды.
(19 апрель, “Апастово-информ”).
Бәйгедә мәктәпләрдән 19 команда катнашты. Яшь юл сакчылары төрле этаплар буенча сыналды.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын – Каратун мәктәбе,
2 урын – Морзалар мәктәбе,
3 урын –Апас мәктәбе,
4 урын –Дәүләки мәктәбе,
5 урын - Табар-Черкене мәктәбе.
Иҗади бәйгедә җиңүче мәктәпләр дә бүләкләнде:
1 урынны Биеш мәктәбе, 2 урынны Дәвеш мәктәбе, 3 урынны Зур Күккүз мәктәбе яулады.
Шулай ук иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән балалар да билгеләп үтелде.
“Бәйге юлда йөрү, иминлек кагыйдәләренә өйрәтә. Булачак юл сакчылары сынауларда югалып калмады”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев