Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста КВН уеннары узды

30 сентябрьдә Апас Мәдәният йортында районкүләм ШТМ-шаяннар, тапкырлар, мәзәкчәннәр командаларының финал ярышлары үтте. Балтай, Йомралы һәм Каратун сәхнәләрендә сайлап алу турында иң яхшы әзерлекле 9 җирле команда сайлап алынган иде. 3 сәгатькә якын барган бу иҗади сәхнә ярышын бәяләүче жюри беренчелекне бу юлы Табар Черкене командасына бирде. Йомралы белән Каратун...

30 сентябрьдә Апас Мәдәният йортында районкүләм ШТМ-шаяннар, тапкырлар, мәзәкчәннәр командаларының финал ярышлары үтте. Балтай, Йомралы һәм Каратун сәхнәләрендә сайлап алу турында иң яхшы әзерлекле 9 җирле команда сайлап алынган иде. 3 сәгатькә якын барган бу иҗади сәхнә ярышын бәяләүче жюри беренчелекне бу юлы Табар Черкене командасына бирде. Йомралы белән Каратун авыл командалары да югары бәяләнде. Әлмәндәр авыл җирлеге командасы чыгышы да искитәрлек матур иде. Чирмешән, Балтай, Акхуҗа, Бакырчы авыл җирлекләре ШТМ командалары да тамашачыны матур-тапкыр чыгышлары белән гаҗәпләндерде, алкышлар яулады. Казанда Апас районы ШТМ чылары сәхнә данын җыелма команда яклаячак. Аның составында Йомралы белән Каратун яшьләре булачак. Апас сәхнәсендә бу кичтә конкурстан тыш район үзәге ШТМ командасы да чыгыш ясады. Бу команда инде 20 елга якын сәхнәдән төшми. Зона, Татарстан ШТМ командалары ярыш-бәйгеләрендә берничә тапкыр призлы урыннар яулаганы бар.

Тамашачылар һәр команданы алкышлап каршылады. Бик кызык чыгышларны халык көлә-көлә карады.

Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Мингазиев команда капитаннары белән аерым сөйләшеп, бу сәхнә программасы белән район эчендә гастрольләргә чыгу турында киңәшләште.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев