2 октябрь 2017 яңалыклары
-
Кызыл Тауда өлкәннәр хөрмәтләнә
Кызыл Тау авылында әлеге авыл җирлегенә кагылышлы оешмаларда эшләп чыккан өлкәннәр бер табын артына җыелды. Әлеге чара "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе һәм Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында узды. Өлкәннәр күңелләре булганчы сөйләште, аралашты. Алар өчен тәмле сыйлы мул табыннар оештырылган иде. Җыр-моң тынып тормады. Өлкәннәр үзләре дә бик сәләтле икән! Чарада район башкарма...
-
Апаста КВН уеннары узды
30 сентябрьдә Апас Мәдәният йортында районкүләм ШТМ-шаяннар, тапкырлар, мәзәкчәннәр командаларының финал ярышлары үтте. Балтай, Йомралы һәм Каратун сәхнәләрендә сайлап алу турында иң яхшы әзерлекле 9 җирле команда сайлап алынган иде. 3 сәгатькә якын барган бу иҗади сәхнә ярышын бәяләүче жюри беренчелекне бу юлы Табар Черкене командасына бирде. Йомралы белән Каратун...
-
Укытучым, сиңа рәхмәт сүзем
Тиздән Укытучылар көне! Укытучы һәркемнең күңел түендә яши. Аңа булган рәхмәт һәм хөрмәт хисләре еллар узган саен тирәнәя генә бара. Сез дә күңелегездәген сайт аша җиткерә аласыз. Фотосурәтләр белән язмагызны безгә юллагыз. Иң укылышлы язма "Йолдыз" битләрендә урын алачак.
-
Апаста яшьлек туе
Карабай авылыннан Раил Биктаһиров һәм Кече Болгаердан Гөлзада Хөснуллина парлы гаилә юлына аяк бастылар. Алар районның ЗАГС бүлегендә гаиләләренең беренче документын алды. Яшьләргә иң матур, изге теләкләр юлланды. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, тигез, матур, парлы гомер телибез. Уйларыгыз һәрчак бергә булсын Юлларыгыз булсын гел бергә Ак беркәнчек япкан бәхетегез...
-
Районда тиздән уку-өйрәнүләр башланачак
-4-6 октябрьдә районда гражданнар иминлеге бөтен Россия штабы уку-күнегүләре үтәчәк. 4 октябрьдә Россия гражданнар иминлеге хезмәте оешуның 85 еллыгы да билгеләп үтелә, - ди Татарстан гражданнар иминлеге һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы вәкиле Айдар Галләмиев. Уку-күнегүләр барышында район оешма-предприятиеләре, дәүләт җирле идарә, гражданнар иминлеге органнарының гамәли эш һәм әзерлек...
-
Каратун авыл җирлегендә агач утырту эше
Экология елы кысаларында, Каратун авыл җирлегендә агачлар утыртылды. Барлыгы 200 агач үз урынын тапты. Юкә, миләш, нарат, боярышник агачларын авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре һәм мәчет картлары утыртты.
-
Борнаш урта мәктәбендә юл иминлегенә багышланган кичә узды
Иминлек атналыгы уңаеннан, Борнаш урта мәктәбендә юл билгеләрен, юл кагыйдәләрен укучыларның тагын бер кабат исләренә төшерү максатыннан кичә узды. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Марат Хөснетдинов эчтәлекле чыгыш ясады. Ул яктылыкны кире кайтаргычларның мөһимлегенә басым ясады. Укучылар сорауларга тулы җаваплар алдылар.
-
Биештә өлкәннәр көне
Биеш авылы клубында өлкәннәр көне уңаеннан концерт булды. Концертта район пенсионерлар берлеге җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина һәм социаль яклау идарәсе вәкиле Светлана Салаватуллина да катнаштылар. Җирлек өлкәннәрен авыл җирлеге башлыгы Рамил Валиев тәбрикләде.