Апаста өлкәннәр инглиз телен өйрәнәләр
Апасның алдынгы карашлы өлкән апалары лаеклы ялда да үзләренә шөгыль табып яшиләр. Моңарчы компьютер серләренә тәшенгән булсалар, хәзер исә алар инглиз телен өйрәнергә керешкәннәр. Октябрь аеннан башлап атнаның һәр чәршәмбесендә Апас "Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә алар өчен махсус инглиз телен өйрәнү түгәрәге эшли башлаган. Биредә даими 13 кеше шөгыльләнә. Дәресләрне...
Апасның алдынгы карашлы өлкән апалары лаеклы ялда да үзләренә шөгыль табып яшиләр. Моңарчы компьютер серләренә тәшенгән булсалар, хәзер исә алар инглиз телен өйрәнергә керешкәннәр. Октябрь аеннан башлап атнаның һәр чәршәмбесендә Апас "Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә алар өчен махсус инглиз телен өйрәнү түгәрәге эшли башлаган. Биредә даими 13 кеше шөгыльләнә. Дәресләрне "Сәләт" балалар иҗаты үзәге директоры урынбасары Гөлназ Хантимирова алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев