6 декабрь 2017 яңалыклары
-
Владимир Путин президент сайлауларында катнашачак
"Мин Россия Федерациясе Президенты вазифасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен", - диде ул. Түбән Новгородта ГАЗ предприятиясе хезмәткәрләре белән очрашуда Владимир Путин 2018 елда Президент сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итәчәген белдерде. "Мин Россия Федерациясе Президенты вазифасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен", - диде ул. Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәтен 1999 елның августыннан...
-
7 декабрьдә Апас мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан концер һәм театр була
7 декабрьдә район мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан чаралар уза. Көндезге сәгать 1 дә район үзешчәннәре катнашында "Изгелек җирдә ятмый" дип исемләнгән концерт була. 7 декабрь кичендә - 19.00 сәгатьтә Әлмәндәр авыл җирлеге үзешчәннәре спектакль карарга чакыра. Алар Аяз Гыйләҗевнең "Ефәк баулы былбыл кош" спектаклен күрсәтәләр. +6
-
7 декабрдә мөмкинлекләре чикле якташларыбызны Апаска аерым спорт ярышларына чакыралар
-Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан район яшьләр эше һәм спорт бүлеге декабрь аена төзегән спорт ярышлары календаре буенча Апаста мөмкинлекләре чикле, төрле яштәге апаслылар өчен 7 декабрдә шашка-шахмат һәм йөзү буенча ярышлар үткәреләчәк. Ярышларда сәламәтлеге мөмкинлек биргән барлык Апас районы халкы катнашырга хокуклы. Сораулар белән район башкарма комитеты һә халыкны социаль яклау...
-
Төшерергә рөхсәт ителә
Бу атнадан машина йөртүчеләргә янәдән ЮХИДИ хезмәткәрләрен камерага төшерергә рөхсәт иттеләр. Хәзер алар курыкмыйча инспекторның һәр хәрәкәтен фото һәм видеога төшерә, аудиотасмага яздыра ала, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы. Эчке эшләр министрлыгының 2017 елның 20 октябрендә кабул ителгән яңа регламенты нигезендә, «юл хәрәкәтендә катнашучыларга ЮХИДИ хезмәткәрләрен фото һәм...
-
Апас форпостчылары Казанда зур слетта катнаштылар
Бүген Казанда форпостчыларның зур слеты булып узды. Биредә район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин һәм Марсель Хикмәтов җитәкчелегендә Апас форпостчылары да катнаштылар. Алар эшчәнлеге республика күләмендә дә уңай бәяләнде.
-
Кильдураздан Сафирә әби Акшова Ил башлыгының Котлавын алды
Кильдураз станциясендә яшәүче Сафирә әби Акшова 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен билгеләп узды. Сафирә әби сугыш чорында почтада эшләгән, ат җигеп сөт җыйган. Аннан 22 ел гомерен тимер юл хезмәтенә багышлаган. Нинди генә авыр чорларны кичерсә дә, ул зарланырга яратмый. Үткәннәре белән горурланып, бүгенгедән шөкер итеп яши. Балалары, якыннары аның...
-
Апаста өлкәннәр инглиз телен өйрәнәләр
Апасның алдынгы карашлы өлкән апалары лаеклы ялда да үзләренә шөгыль табып яшиләр. Моңарчы компьютер серләренә тәшенгән булсалар, хәзер исә алар инглиз телен өйрәнергә керешкәннәр. Октябрь аеннан башлап атнаның һәр чәршәмбесендә Апас "Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә алар өчен махсус инглиз телен өйрәнү түгәрәге эшли башлаган. Биредә даими 13 кеше шөгыльләнә. Дәресләрне...
-
Китапханәчеләр ГТО тапшыра
Район үзәк китапханәсе коллективы бөтен составта Апаста ГТО нормативлары тапшыру этабында актив катнашты. Араларында нормативларны алтын һәм көмеш медальгә тапшыручлар да бар. Алар үрнәгенә тагын кемнәр кушыла? Ришат Җамалиев.
-
Хәтер кайтты авылга
Заманында волость үзәге булган Шонгатыда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына менә шундый обелиск-һәйкәл төзеп куйдылар. Зур Күккүз авылы җирлегенә кергән Кече Күккүз һәм Түбән Барыш авыллары уртасындагы обелисклар да хәзер әнә шундый матур һәм яшьләргә югары патриотик тәрбия бирү чарасы. Бу кадер-хөрмәт, хәтер авылдашлары истәлеген мәңгелеккә алып бара. Ришат Җамалиев.
-
Өлкәннәрдә акыл, тәҗрибә
Район авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләп лаеклы ялга чыгучылар белән хәзерге коллектив бик еш очраша. Үзара истәлекләр барлана, өлкәннәрнең киңәшләрен аларны алыштырган белгечләр кызыксынып тыңлый. Ришат Җамалиев.
-
Олы Бакырчыда Мәүлид мәҗлесе бара
Биредә авыл аксакаллары, мәчет картлары, ак яулыклы апалар, мәктәп укучылары барлыгы 100дән артык кеше катнаша. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина чыгыш ясады һәм мондый чараларның мөһимлеген билгеләп узды.
-
Борнаш урта мәктәбендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан эчтәлекле чара узды
Дәүләтҗанова Мәүлеҗихан җитәкчелегендәге "Ритм" исемендәге яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү отряды әгъзалары, Россиядә коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, югары класс укучылары алдында "Коррупция һәм Россия җәмгыяте" дигән темага чыгыш ясадылар. Коррупция төшенчәсен тулырак итеп аңлаттылар, әлеге яман күренешнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын һәм коррупциягә каршы законнар белән таныштырдылар. Соңыннан Мәүлеҗихан...
-
Йомралыда кардан сыннар
Йомралы мәктәбе иң беренчеләрдән булып кардан сыннар ясады, чыршыда утлар кабызды.