Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Борнаш сөтчелек фермасыннан көн саен 1900 литрдан артык сөт тапшыралар

Борнашның сөтчелек фермасы ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Ферманың тирә-юне чиста. Керү юлында махсус кардалар төзелгән. Биредә салкын метод белән үстерелүче 32 баш ташлатылган сыер һәм 382 баш таналар группалары тупланган. Ферма эчендә дә маллар өчен уңайлы шартлар булдырылган. Биредә җылы, якты, чиста. Ферма мөдире Фирдәвес Халикова сүзләренә караганда,...

Борнашның сөтчелек фермасы ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Ферманың тирә-юне чиста. Керү юлында махсус кардалар төзелгән. Биредә салкын метод белән үстерелүче 32 баш ташлатылган сыер һәм 382 баш таналар группалары тупланган. Ферма эчендә дә маллар өчен уңайлы шартлар булдырылган. Биредә җылы, якты, чиста. Ферма мөдире Фирдәвес Халикова сүзләренә караганда, сөтчелек фермасында барлыгы 175 сыер савылып, көн саен 1900 литрдан артык сөт тапшырыла. - Безнең көндәлек эшебез бик оешкан төстә бара. 4 сыер савучыбыз бар. Гөлүсә Галиуллина, Римма Галиуллина, Эльвира Узбекова һәм Айсылу Хәйретдинова үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.

Савым иртән һәм кичен бишенче яртыда башлана һәм 3 сәгать дәвамында бара. Эшкә килү белән иң элек малларны ашатабыз. Ашату яхшы. Сыерларның алларыннан сенаж, печән, салам, фураж өзелми. 3 сыер савучыбыз Әлмәндәрдән килеп йөриләр. Аларны махсус машина алып килә һәм илтеп куя, - ди ул.

Сөт махсус савым аппаратлары ярдәмендә савыла һәм сөтүткәргечләр аша суыту җайланмасына кертеп урнаштырыла. - Эш җиңеләйде хәзер. Кул эше дә кимеде. Бер генә тамчы сөт тә түгелеп әрәм булмый, - ди Әлмәндәр бүлекчәсе идарәчесе Искәндәр Минһаҗев.


Биредә шулай ук сыер савучылар өчен киенү-чишенү һәм ял итеп алу өчен җылы, якты бүлмә дә бар.
- Бу фермада 2 ел дәвамында эшлим. Эш шартларыбыз да яхшы. Бер гаилә кебек эшлибез, - ди сыер савучы Гөлүсә Галиуллина.


Ферма янәшәсендә бозаулар торагы урнашкан. Монда 91 баш бозау исәпләнә. Араларында зурраклары да, яңа туганнары да бар.

Бозауларны иртән һәм кичен килеп ашаталар, төш вакытында печән суы эчерәләр. Биредә һәр яшь бозауга үз әнисенең сөтен бирәләр һәм шулай ук витаминлы яфраказыкны да алларыннан өзмиләр. Фәния Загриева аларны сабый баладай күреп, бик яратып карый.


Район ветеринария берләшмәсе белгечләре дә малларның көнкүрешен, туклануын даими күзәтеп торалар. - Безнең өчен иң мөһиме - малларның сәламәтлеге. Бу фермада эшләүчеләр тырышып хезмәт куюлары да сизелеп тора. Нәтиҗәсе дә ачык күренә. Хайваннарның аслары чиста, алларында җылы суы, азыгы бар, - ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Марат Фатрахманов биредәге хезмәтнең уңай нәтиҗәсен ассызыклап.


Ләлә Сафиуллина. (ред.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев