Апаста махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашлар истәлегенә хоккей ярышлары уза
Алтын алка” боз сараенда 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында патриотик ярышлар уза. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр райондашларыбыз истәлегенә оештырыла. Ярышта Буа, Апас һәм Ульян каласыннан командалар катнаша. Төбәкара ярышның иганәчесе - “Апас-мол” берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов.
“
(29 апрель, “Апастово-информ”).
Ярышны ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, хәрби комиссар Наил Җантемиров катнашты. Шулай махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашларыбызның әти-әниләре, гаиләләре, якыннары да чакырылган иде.
Кызганыч, махсус хәрби операциядә 6 егетебезне югалттык. Батырлар 1 минутлык тынлык белән искә алынды, аларның горур исемнәре яңгырады. Бу минутларда күз яшьләрен тыеп калып булмады. Яшь гомерләр күз алдыннан узды. Райондашларның бәяләп бетергесез батырлыгы, кыюлыгы алдында баш иеп, якыннарына рәхмәт сүзләре яңгырады.
“Әлеге ярышны оештыручыларга зур рәхмәт. Батырлык онытылмый. Егетләребез мәңге истә, алар безнең йөрәкләрдә. Спортчыларга җиңүләр телим”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев