Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе

Район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Мингазиев алып барды. Ул тирә-юньне чистарту, алда торган бәйрәмнәргә чаралар хәзерләү, өлкәннәрнең өйләрендә булырга, алар белән очрашулар үткәрергә кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук эшләнгән эшләр турында хисапларны вакытында җибәреп бару, эш сәгатьләре турында да...

Район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Мингазиев алып барды. Ул тирә-юньне чистарту, алда торган бәйрәмнәргә чаралар хәзерләү, өлкәннәрнең өйләрендә булырга, алар белән очрашулар үткәрергә кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук эшләнгән эшләр турында хисапларны вакытында җибәреп бару, эш сәгатьләре турында да сүз булды. Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов эш планнары белән таныштырды. "Күргәзмәләребез белән авыл клубларына да бара алабыз, чакырыгыз гына. Авыл халкы өчен дә бер яңалык булыр иде, - диде ул. Профсоюз эше буенча Рөстәм Зиннәтуллин чыгышы да тыңланды.

Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты һәм чыгыш ясады.

- Безнең проблемалар шул ук кала. Чаралар күп үтә, аларны күрсәтә, халыкны җыя белегез. Халык җыела, халык кызыксына торган чаралар үткәрегез. Һәркем үз эше өчен үзе җавап бирергә тиеш, - диде ул чыгышын йомгаклап.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев