Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста милли ризыклар бәйгесе

Татар халкының легендар кулинары Юныс Әхмәтҗанов хөрмәтенә 2017 ел "Татар милли ашлары елы" дип игълан ителде. Шул уңайдан район үзәгендәге ашханә-кафелар арасында татар халкының милли ризыкларын хәзерләү буенча бәйге узды. Бу чараны үткәрү буенча оештырылган комиссия рәисе Шамил Гаффаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина автовокзалдагы "Бәхет" кафесында, "Апас...

Татар халкының легендар кулинары Юныс Әхмәтҗанов хөрмәтенә 2017 ел "Татар милли ашлары елы" дип игълан ителде. Шул уңайдан район үзәгендәге ашханә-кафелар арасында татар халкының милли ризыкларын хәзерләү буенча бәйге узды. Бу чараны үткәрү буенча оештырылган комиссия рәисе Шамил Гаффаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина автовокзалдагы "Бәхет" кафесында, "Апас таңнары" ресторанында, ООО "Икмәк"тә булып биредәге ризыкларның милли калоритка туры килүен, төрлелеген, бизәлешен карадылар.

- Бу бәйге рәсәйкүләм узачак. 27 февральдә район данын якларга Казанга барачакбыз, аннан иң оста пешекчеләр 28 февральдә узачак төп бәйгедә катнашачаклар. Алар арасында безнең район да булыр дип ышанып калам, - диде Луиза Сафина.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев