22 февраль 2017 яңалыклары
-
Апаста милли ризыклар бәйгесе
Татар халкының легендар кулинары Юныс Әхмәтҗанов хөрмәтенә 2017 ел "Татар милли ашлары елы" дип игълан ителде. Шул уңайдан район үзәгендәге ашханә-кафелар арасында татар халкының милли ризыкларын хәзерләү буенча бәйге узды. Бу чараны үткәрү буенча оештырылган комиссия рәисе Шамил Гаффаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина автовокзалдагы "Бәхет" кафесында, "Апас...
-
Гөлүсә Галләмова зона турынннан җиңеп кайтты
Апас мәктәбенең "Ел укытучысы - 2017" район туры җиңүчесе Гөлүсә Галләмова Буада үткән зона бәйгесендә җиңү яулады. Тиздән ул район данын якларга Казанда узачак республикакүләм бәйгегә барачак. Аңа уңышлар телибез.
-
Апас үзәк китапханәсендә Мәрдегалләм Рафыйковны искә алу кичәсе була
28 февраль көнне 13.00 сәгатьтә Апас Үзәк китапханәсенең уку залында якташыбыз, Татарстанның атказанган Мәдәният хезмәткәре, журналист Мәрдегалләм Рафыйковның тууына 90 ел тулуга багышланган "Мин табигать баласы" дип аталган әдәби кичә узачак.
-
Апас укытучылары Актаныштан җиңү алып кайттылар
Район мәгариф тармагы хезмәткәрләренең 25 кешелек командасы Актанышта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы 18 февральдә үткәргән кышкы спорт фестивалендә бик уңышлы чыгыш ясады. Спартакиада шартлары буенче унга якын спорт төреннән ярышларның һәркайсында актив катнашып, апаслылар республикада бишенче урын яулады. Җитәкчеләр арасында 2 чакрымга чаңгыда йөгерүдә районыбыз мәгариф бүлеге мөдире Алсу...
-
Болынбалыкчыда “Туган тел“не җырлыйлар
21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, Болынбалыкчы мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә, "Туган телне кадерлибез" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Туган тел турында шигырьләр, бөек шәхесләрнең цитаталары тыңланды. Элек кулланып та, хәзер кулланылышта булмаган сүзләр белән дә танышып үттек. Кичәнең ахырында Г.Тукайның "Туган тел" җырын җырладык.
-
Апаста яман шеш авыруы белән авыручылар арткан
Узган ел районда диспансеризацияне 3472 кеше узган, шул исәптән 395 райондашта авыру билгеләре табылып, дәвалау билгеләнгән. Районда яман шеш авыруы белән 473 кеше исәптә тора, узган ел 108 авыру исәпкә алынган. Сәламәт булыйк, аннан да кадерле ни бар!
-
Апас студентлары – “Язгы тамчы“ фестивалендә
Апас аграр көллияте коллективы Тәтеш шәһәрендә узган "Язгы тамчы" фестивалендә катнашты. Студентлар үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр һәм сынатмадылар.
-
Пенсия фондында “кайнар линия“ ачыла
Бүген, 22 февральдә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Апас районының Пенсия фонды бүлекчәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышта катнашучылар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен "кайнар линия" телефоннары ачыла. Пенсия белән тәэмин ителеш турындагы сорауларга иртәнге сәгать 9дан көндезге сәгать 3кә кадәр белгечләр 074 телефоны аша җавап бирәчәк.