Апаста “Мин район Сабантуе аланын шулай күзаллыйм” исемле проект-рәсемнәр конкурсы узды
Район мәгариф бүлеге, "Сәләт" балалар иҗат үзәге мәктәп балалары арасында "Мин район Сабантуе аланын шулай күзаллыйм" исемле проект-рәсемнәр конкурсына 65 иҗади эш тапшырылды. Аның нәтиҗәләре буенча комиссия үз карарын чыгарды. Беренче урынны Сатмыш мәктәбе укучысы Адилә Самерханова яулады. Икенче урында Апастан Булат Вәлиев белән Диана Насыйбуллина эше. Өченче урынга Иске...
Район мәгариф бүлеге, "Сәләт" балалар иҗат үзәге мәктәп балалары арасында "Мин район Сабантуе аланын шулай күзаллыйм" исемле проект-рәсемнәр конкурсына 65 иҗади эш тапшырылды. Аның нәтиҗәләре буенча комиссия үз карарын чыгарды. Беренче урынны Сатмыш мәктәбе укучысы Адилә Самерханова яулады. Икенче урында Апастан Булат Вәлиев белән Диана Насыйбуллина эше. Өченче урынга Иске Йомралыдан Алисә Абдуллаева проекты лаек дип табылды. Районның баш архитекторы Илдар Исламшин бу рәсем проектларында бик күп матур идея- башлангычлар күрә. Үзәк аланны төзекләндерү вакытында балалар хыялындагы яңалыкларны да куланачакбыз дип белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев