Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Мәүлид ашы узды

Якшәмбе көнне ак яулыклы апалар, чигелгән түбәтәйле абыйлар Апас ресторанына Мәүлид ашына җыйналды. Табын артына барлыгы 140тан артык райондашыбыз утырды. Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге коллектив аграр көллият, Заготзерно, "Свияга"агрофирмасы, "Гүзәл" кибете, "Кайнар икмәк" оешмалары ярдәме белән искитмәле, сый-нигъмәттән сыгылып торган табын әзерләгәннәр. Мәҗлескә килгән дин кардәшләрне республика кунагы "Ак Барс" банк...

Якшәмбе көнне ак яулыклы апалар, чигелгән түбәтәйле абыйлар Апас ресторанына Мәүлид ашына җыйналды. Табын артына барлыгы 140тан артык райондашыбыз утырды. Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге коллектив аграр көллият, Заготзерно, "Свияга"агрофирмасы, "Гүзәл" кибете, "Кайнар икмәк" оешмалары ярдәме белән искитмәле, сый-нигъмәттән сыгылып торган табын әзерләгәннәр. Мәҗлескә килгән дин кардәшләрне республика кунагы "Ак Барс" банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильфан Гобәйдуллин, район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев бәйрәм белән кайнар котладылар. Гаиләләрендә сәламәтлек, тынычлык, тигезлек, бәхет теләп калдылар. Бәйрәм табыны йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укылган догалар, Салават әйтүләр белән үрелеп барды. Райондашлар берсеннән берсе уздырып мөнәҗәт әйттеләр.

- Шушындый мул табыннар, дин кардәшләрне очраштырулар бары тик безнең районда гына. Чын күңелебездән район башлыгына, әлеге бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Берсе артыннан берсе, тәмледән-тәмле ризыклар чыгып тора. Ил-көннәребез тыныч булып, җитәкчеләргә эшләрендә уңышлар телибез, - диде абый- апалар. Яңа ел бәйрәме җиткәндә олымы ул, кечкенәме Кыш бабай бүләге көтә. Район башлыгы мәҗлескә килгән һәрбер кешегә яңа ел бүләген тапшырды. Искитмәле бәйрәмнең кайтавазы һәрбер авылдан рәхмәт булып ишетелде.

Гүзәл Хилавиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев