Җәмгыять
Апаста мунча яна. Кайбычтагы янгында вафат булучылар бар
545
0
0
5 ноябрьдә 14 сәгать 30 минутта Апаста шәхси хуҗалыкта мунча януы турында янгын сүндерү бүлегенә хәбәр керә. Янгынның сәбәбе мунчаның морҗасы төзек булмау, төтен үткәргеч итеп алюминий труба куллану дип фаразлана. Янгын вакытында йөгәнләнә, торак йорт, тирә-күршеләр зыян күрми. 3 ноябрь көнне шушындый ук сәбәп белән Кайбыч районында да янгын...
-
5 ноябрьдә 14 сәгать 30 минутта Апаста шәхси хуҗалыкта мунча януы турында янгын сүндерү бүлегенә хәбәр керә. Янгынның сәбәбе мунчаның морҗасы төзек булмау, төтен үткәргеч итеп алюминий труба куллану дип фаразлана. Янгын вакытында йөгәнләнә, торак йорт, тирә-күршеләр зыян күрми. 3 ноябрь көнне шушындый ук сәбәп белән Кайбыч районында да янгын була. Кичке сәгать 4тә ир-ат үзенең мөмкинлекләре чикле булган абыйсын мунчага алып керә. Бераз вакыт узгач, юынганда төтен исе сизә. Ишекне ачып карагач, мунчаның җылы ягы һәм веранда януын күрә. Ишектән чыгып булмавын аңлап, тәрәзәне вата һәм урамга чыга. Абыйсын коткарырга керә, тик төтен һәм югары температура сәбәпле, ул абыйсын таба һәм коткара алмый. Тәрәзәдән кире чыгарга мәҗбүр була. Ир-ат бик каты пешә һәм тәрәзә ватып чыкканда тән җәрәхәтләре ала. Ул Кайбыч хастаханәсенә озатыла. Кызганычка каршы, абыйсы мунчада вафат була. Ир-атның үзенең дә алган җәрәхәтләрдән гомере өзелә. Хөрмәтле райондашлар, янгыннан сак булыгыз! Мунча мичләренең төзеклеген күз уңында тотыгыз. Алюминий, тимер, асбест-бетон трубалар куймагыз. Алар еш кына янгыннарның сәбәпчесе булып тора. Кимчелекләр мал-мөлкәткә генә зыян салып калмый, ул гомерләрне чикли, йөрәккә төзәлмәс җәрәхәтләр сала. Бу хакта район күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев хәбәр итте.
фото: http://ruwest.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев