7 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Янгелде авылыннан Мифтахов Гайсар Шәйхулла улын табарга ярдәм итсәгез иде
Апас районы эчке эшләр бүлеге тарафыннан Янгелде авылыннан Мифтахов Гайсар Шәйхулла улы эзләнелә. Ул 1946 елда туган. Агымдагы елның 27 октябрендә өеннән чыгып киткән. Ябык кына гәүдәле, туры чал чәчле, коңгырт күзле, буе 175-180 сантиметр. Өстенә кара зәңгәр төстәге куртка, кара шапка кигән. Аерым билгеләре юк. Психик тайпылышлар белән газаплана....
-
Апаста мунча яна. Кайбычтагы янгында вафат булучылар бар
5 ноябрьдә 14 сәгать 30 минутта Апаста шәхси хуҗалыкта мунча януы турында янгын сүндерү бүлегенә хәбәр керә. Янгынның сәбәбе мунчаның морҗасы төзек булмау, төтен үткәргеч итеп алюминий труба куллану дип фаразлана. Янгын вакытында йөгәнләнә, торак йорт, тирә-күршеләр зыян күрми. 3 ноябрь көнне шушындый ук сәбәп белән Кайбыч районында да янгын...
-
Апасның яшь табиблары супер-финалга чакыру алды
Апас үзәк хастаханә, поликлиника яшь белгечләре Казанда Универсиада авылында 3-4 ноябрьдә бишенче "Безнең заман" яшьләр иҗаты телевизион конкурсында бик уңышлы чыгыш ясап кайтты. Яшь апаслылар бу фестивальнең "Хореография", "Дан минуты" кебек конкурсларда җиңде һәм Гала-концертта катнашты. Апас командасы составында 20 кеше чыгыш ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев,...
-
Дәвештә Татарстан Конституциясе көне уңаеннан гитарачылар концерты узды
Дәвешнең "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә районнан һәм Татарстанның барлык район-шәһәрләреннән җыелган 200 бала ял итә. Биредә 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне уңаеннан зур чара узды. Кильдураз мәктәбе каршында оешкан гитарачылар ансамбле зур концерт программасы күрсәтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты.