Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаслылар дөнья чемпионатына әзерләнә башлады

Апас аграр көллиятенең 141 нче група, 4 курс студенты Илмир Гыйльметдинов Бөтендөнья "Яшь белгеч" ("ВОРЛДСКИЛЛС") сайлап алу турында Татарстан һәм Россия күләмендә югары һөнәри осталык үрнәге күрсәтеп призлы урыннар яулады һәм Апасыбызны бөтен илгә таныттты. Хәзер Татарстан чемпионы Апас аграр көллият студентлары командасы составында шул исемдәге киләсе дөнья чемпионатында катнашуга...

Апас аграр көллиятенең 141 нче група, 4 курс студенты Илмир Гыйльметдинов Бөтендөнья "Яшь белгеч" ("ВОРЛДСКИЛЛС") сайлап алу турында Татарстан һәм Россия күләмендә югары һөнәри осталык үрнәге күрсәтеп призлы урыннар яулады һәм Апасыбызны бөтен илгә таныттты. Хәзер Татарстан чемпионы Апас аграр көллият студентлары командасы составында шул исемдәге киләсе дөнья чемпионатында катнашуга әзерләнә, Татарстан, Россия ярышларында туплаган тәжрибәсен яшьтәшләре белән бик теләп уртаклаша.

5-7 ноябрьдә Сарман районында узачак сайлап алу ярышларына безнең аграр көллияттән шулай ук 151 нче группа, 3 курс студенты Айнур Ешниязов механизация һәм 56 группа, 3 курс студентлары Лилия Аллаярова белән Алсинә Сафиуллина аш-су осталары сайлап алу турында катнашачак. Номинантлар инде ике ай дәвамында остаз-укытучылары Хәмит Абделвәлиев, Фәнис Зарипов, Гөлназ Сөләйманова һәм Гөлнара Кәбирова кулы астында бу җаваплы ярыш-конкурска ныклап әзерләнәләр.

-Студентларыбызның сынатмаячагына нык ышанабыз,-ди көллият директоры Фаил Курамшин.

Бу төр дөнья чемпионатының чираттагысы 2019 елда Казан шәһәрендә узачак. Анда да апаслылар безне матур күрсәткечләр, призлы урыннар яулап әти-әниләрен сөендерәчәгенә өметләнәбез. Аларның курсташлары, укытучы-остазлары да бу өметләрнең чынга ашачагына ышана. Шулай булсын!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев