Апаста наркотиклар белән бәйле 35 яшьлек бер кешене тоткарлаганнар
Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту, бу замана чиренә каршы тору һәм кисәтү район комиссиясенең чираттагы утырышында районда наркотиклар куллану белән бәйле уртача яшьтәге 1 кешенең исәптә торуы, читтән районга күченеп кайткан берәүнең наркобәйлелеген ачыклау өчен Казанда махсус тест-анализлар, экспертиза үтүе хәбәр ителде. -Дәүләт программасы буенча быел көтелмәгән тәртиптә тикшерелгән мәктәп...
Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту, бу замана чиренә каршы тору һәм кисәтү район комиссиясенең чираттагы утырышында районда наркотиклар куллану белән бәйле уртача яшьтәге 1 кешенең исәптә торуы, читтән районга күченеп кайткан берәүнең наркобәйлелеген ачыклау өчен Казанда махсус тест-анализлар, экспертиза үтүе хәбәр ителде.
-Дәүләт программасы буенча быел көтелмәгән тәртиптә тикшерелгән мәктәп укучылары, аграр көллият студентлары арасында наркотик кулланучылар ачыкланмады,-диде районның баш наркологы Зөфәр Гайнуллин. Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин быел хәрби хезмәткә чакырылучы һәм 14 яше җиткән 150 ир балага махсус медицина комиссиясе үткәрелүен белдерде. Аларның берсендә дә наркотиклар куллану билгелләре табылмаган.
Район комиссиясе секретаре, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге баш белгече Гөлира Шиһабиева сүзләренчә, балаларыбызны бу яман күренештән саклау өчен районда ел башында бик күп төрле чаралар эш программасы расланган һәм алар катгый үтәлә. "Алтын алка" Боз Сарае, "Дулкын"бассейны, уннан артык ачык спорт мәйданчыклары, мәктәп футбол кырлары, спорт залларында ел башыннан "Наркотикларга юк дип әйт!", "Мин сәламәт тормыш яклы", "Мин тормышны сайлыйм", һәм башка девизлар астында 155 төрле тематикалы бәйрәм чаралары, спорт ярышлары, ял-күңел ачу, башка төрле кичәләр үткәрелгән.
Район антинаркотик комиссиясе кварталга бер тапкыр үтүче үз утырышларында айлык эш программасын раслый. Комиссия составындагы һәр 12 җаваплы әгъза үз эшенә хисап тота.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең оператив эш буенча урынбасары Рамил Халиков быел районда махсус "Энә", "Мәк" операцияләре үткәрелүен комиссия игътибарына ирештерде. Август аенда Апаста 1981 елда туган берәүнең автомашинасында наркотик матдә дип шикләнелүче зур күләмле чимал табылган. Казанда махсус лабораториядә тикшергәч, район оператив хезмәткәрләре шиге расланган. Бу очрак буенча тикшерү тәмамланган һәм эш район суды каравына тапшырылган. Декабрь аенда бу гаепләнүче закон каршында җавап тотачак.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев