25 ноябрь 2016 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 25.11.2016
-
Каратунда “Әниләр бәйрәме” булды
Бүген "Гөлчәчәк" Каратун балалар бакчасында әнием кадерлем дигән кичә узды.
-
“Кояшкай“да көн кояшлы
Апасның "Кояшкай" балалар бакчасында Әниләр көне уңаеннан "Ягез әле, әниләр" кичәсе үтте. Балалар да, әниләр дә бик тырышып әзерләнгәннәр иде. Матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды, төрле модалар күрсәтелде. Балалар да, әниләр дә сәләтләре белән таң калдырды.
-
Апаста хезмәт кешесенә хөрмәт зур
Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин нәтиҗәле хезмәте очен Россия Федерациясенең Рәхмәт хатына лаек булды. Аңа әлеге бүләкне традицион җомга киңәшмәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин тапшырды.
-
Йомралы берләшмәсе идарәчесе Рамил Моратов Рәхмәт хатына лаек булды
Традицион җомга киңәшмәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин олы гомер бәйрәме уңаеннан "Свияга" агрофирмасының Йомралы берләшмәсе идарәчесе Рамил Моратовка Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. Алга таба да уңышлар, гаилә бәхете теләде.
-
Апаста наркотиклар белән бәйле 35 яшьлек бер кешене тоткарлаганнар
Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту, бу замана чиренә каршы тору һәм кисәтү район комиссиясенең чираттагы утырышында районда наркотиклар куллану белән бәйле уртача яшьтәге 1 кешенең исәптә торуы, читтән районга күченеп кайткан берәүнең наркобәйлелеген ачыклау өчен Казанда махсус тест-анализлар, экспертиза үтүе хәбәр ителде. -Дәүләт программасы буенча быел көтелмәгән тәртиптә тикшерелгән мәктәп...
-
Кызыл Тауда каз өмәсе үтте
24 ноябрьдә Кызыл Тау мәдәният йортында искитмәле шәп "Каз өмәсе" үтте. Өмәгә кагылышлы бөтен йолалар да җиренә җиткереп башкарылды. Оештыручыларга зур рәхмәт!!!
-
Каратун станциясендә гомер итүче әниебез Гайнетдинова Гөлфания Закирҗан кызын гомер бәйрәме – юбилее белән тәбрик итәбез
Әни! Син - иң газиз кеше безгә, Син - яшәү чыганагы. Синнән дә сабыр әниләр Бармы икән җирдә тагы? Өебезнең кояшы - син, Һәркемгә җитә җылың. Әти белән парлы килеш Җырлагыз тормыш җырын. Ул тормышның һәр мизгеле, Сөенече белән тулсын. Гомереңнең һәрбер көне Туган көн кебек булсын. Туган көнең котлы...