Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста паспортны район эчке эшләр бүлегенә килмичә генә алып буламы?

Район эчке эшләр бүлегенең миграция пункты җитәкчесе Айрат Сафиуллин җавап бирә: - Миграция пункты паспорт бирү, алмаштыру, яшәү урыны буенча теркәлү, барган урынга теркәлү, торак урыны буенча исәптән төшү кебек хезмәтләрне электрон рәвештә дә башкара. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (www.gosuslugi.ru) әлеге хезмәтләрне табып була. Райондашларга күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә...

Район эчке эшләр бүлегенең миграция пункты җитәкчесе Айрат Сафиуллин җавап бирә:
- Миграция пункты паспорт бирү, алмаштыру, яшәү урыны буенча теркәлү, барган урынга теркәлү, торак урыны буенча исәптән төшү кебек хезмәтләрне электрон рәвештә дә башкара. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (www.gosuslugi.ru) әлеге хезмәтләрне табып була. Райондашларга күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез. Телефоннары 21-2-56. үзегез белән паспорт, СНИЛС, кәрәзле телефон булуы шарт. Биредә интернет аша "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы"нда махсус форма тутырыла һәм гариза калдырыла. Гаризаны калдыру өчен чиратларда торырга кирәкми, тәүлекнең теләсә кайсы минутында язып була, гариза миграция пункты хезмәткәрләре тарафыннан 1 тәүлек эчендә карала. Аннан соң, сез шәхси кабинетыгыз аша хәбәр алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев