Апаста пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче эшмәкәр эшчәнлегендә хокук бозулар ачыкланган
- Пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче эшмәкәр Ш.ның автотранспорты халәтен, аның кулы астында эшләүчеләрнең һөнәри әзерлеген тикшергәндә хокук бозуларга юлыктык. Россия Хезмәт Кодексы, "Юл хәрәкәте иминлеге турында"гы Федераль Закон үтәлеше буенча да күп санлы кимчелекләр ачылды. Мәсәлән, хезмәткәрләрнең эш урыннарына тулысынча аттестация үткәрелмәгән, эш шартлары билгеләнгән таләпләргә җавап бирми. Шулай ук...
- Пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче эшмәкәр Ш.ның автотранспорты халәтен, аның кулы астында эшләүчеләрнең һөнәри әзерлеген тикшергәндә хокук бозуларга юлыктык. Россия Хезмәт Кодексы, "Юл хәрәкәте иминлеге турында"гы Федераль Закон үтәлеше буенча да күп санлы кимчелекләр ачылды. Мәсәлән, хезмәткәрләрнең эш урыннарына тулысынча аттестация үткәрелмәгән, эш шартлары билгеләнгән таләпләргә җавап бирми. Шулай ук рейска чыгып китәр алдыннан шоферларның закон буенча тиешле медицина тикшерүе узмау очраклары бар. Эшмәкәргә административ эш кузгатылды һәм тикшерү нәтиҗәләре Татарстан дәүләт хезмәт инспекциясенә юлланды, - дип яза район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев