Происшествия Апастово тег белән яңалыклар
-
Апаста пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче эшмәкәр эшчәнлегендә хокук бозулар ачыкланган
- Пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче эшмәкәр Ш.ның автотранспорты халәтен, аның кулы астында эшләүчеләрнең һөнәри әзерлеген тикшергәндә хокук бозуларга юлыктык. Россия Хезмәт Кодексы, "Юл хәрәкәте иминлеге турында"гы Федераль Закон үтәлеше буенча да күп санлы кимчелекләр ачылды. Мәсәлән, хезмәткәрләрнең эш урыннарына тулысынча аттестация үткәрелмәгән, эш шартлары билгеләнгән таләпләргә җавап бирми. Шулай ук...
-
Ел башыннан районда 28 янгын чыгу очрагы теркәлгән
-Ел башыннан районда 28 янгын чыгу очрагы теркәлде,-ди дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы Раил Кашапов. -Көзгә кергәч аларның күләме арта-корымлы, сыланып акшарланмаган морҗа, төзек булмаган мичләр, электр чыбыклары сәбәпче моңа. Хезмәттәшләрем Рамил Вәлиев, Айрат Тимуршин, Илшат Шәфигуллин белән бергә ялгыз, авыр тормышлы һәм күп балалы гаиләләрне аерым контрольгә алдык. Сентябрь-октябрь айларында...
-
Күрүче булмадымы: Апасның Салават Кәримов урамындагы балалар мәйданчыгында бер бала ноутбугын онытып калдырган
29 сентябрь, 17.30 сәгатьтә Апасның Салават Кәримов урамындагы балалар мәйданчыгына уйнарга дип чыккан бер бала шундагы урындыкка куеп торган ноутбугын онытып калдыра. Иртә белән әнисе сорагач кына исенә төшә, урамга чыгып та карыйлар-юк ноутбук. Бу хакта район эчке эшләр бүлегенә дә хәбәр итәләр. -Бала скамейкада онытып калдырган ноутбукны бәлкем табучы,...
-
Пүчинкәдә чак кына көчле янгын чыкмый калган
- Мунчасына тимер мич куйдыручылар һаман аңламый-таш булмагач, учактан туп-туры атмосферага чыккан ялкын аның морҗасын элеккеге кирпеч мичкә караганда ун тапкырга күбрәк кыздыра, - дип кисәтә район янгын күзәтчелеге җитәкчесе Илдар Вәлиев. - Асбест морҗа кызгач шартлый. Дюралюминий һәм алюминий торба исә 80-95 градуста эреп ага. 19 октябрь кичендә н.п...
-
Колгынада сарай һәм гаражга яшен сугып, ут капкан
7 сентябрьдә булган яшенле яңгырдан районыбызның бер хуҗалыгы зыян күргән. Колгынада кичке сигез туларга алты минутта сарай һәм гаражга яшен суга һәм ут каба. Ялкын телләре тиз тарала. Шуңа күрә дә йортның да янып китү курыкыныч зур була. Янгын сүндерүчеләр тиз арада вакыйга урынына килеп, утны йөгәнли, йортын саклап кала....
-
Бу көннәрдә район автоинспекторлары юлларда балалар иминлегенә нык игътибар бирәчәкләр
Уку елы башланыр алдыннан балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү максатында республикада 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар: балалар!" профилактика чарасы игълан ителде. - Айлыкны үткәрү дәвамында автоинспекторлар бигрәк тә 12 яшькә кадәрге балаларның махсус утыргыч белән тәэмин ителүенә һәм аларның юл аша чыкканда кагыйдәләрне төгәл үтәүләренә нык игътибар итәчәкләр,...
-
Каратун тимер юл кичүе янында 1 сәгать эчендә генә 12 машина йөртүчегә протокол төзелгән
19 августта "Йолдыз" һәм "Апас хәбәрләре"телекомпаниясе журналистлары автоинспекторлар һәм тимер юлчылар белән бергә районда чираттагы "Игътибар-тимер юл кичүе!" акция-рейды үткәрделәр. Татарстан ЮХИДИ идарәсенең Буа бүлеге юл-транспорт полициясе экипажы-капитаннар Рәмис Ганиев белән Николай Мостяков Каратун тимер юл кичү янында 1 сәгатьтә тимер юл кичүен үтү кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәгән 12 шоферга протокол...