Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста Россия көне бәйрәм ителде

Россия көне - патриотлык, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. 12 июнь - Россия көне Апасыбызда зурлап бәйрәм ителде. Үзәк ял паркында иртәдән үк күңелле җыр-моңнар белән башланып китте ул. Олысы-кечесе бәйрәм итәргә килде. Керү...

Россия көне - патриотлык, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. 12 июнь - Россия көне Апасыбызда зурлап бәйрәм ителде. Үзәк ял паркында иртәдән үк күңелле җыр-моңнар белән башланып китте ул. Олысы-кечесе бәйрәм итәргә килде.
Керү юлында ук сәүдә нокталары урын алды. Биредә үк райондашларга кайнар коймак, чәй тәкъдим ителде. Көллият пешекчеләре бу юлы да ачык йөз белән килгән һәркемне сыйлап тордылар.
Районның мәдәният хезмәткәрләре милләтләр дуслыгын, үзара татулыкны чагылдырган программа әзерләгәннәр иде. Иҗат коллективлары бер йодрык булып сәхнә бизәге булдылар. Биештән "Рябинушка", Табар Черкененнән "Шурампуч", Апас мәдәният йорты каршында оешкан "Садә" ансамбльләре, гармунчылар, тальянчылар чыгышын һәркем алкышлап каршы алды. Шулай ук якташыбыз Раян Садриев бәйрәм белән котлап, үзенең дәртле җырларын бүләк итте.
Бәйрәмнең тантаналы өлешен район башлыгы Рәшид Заһидуллин ачып җибәрде. Ихластан бәйрәм белән тәбрикләп, һәркемгә сәламәтлек, уңышлар теләде. Аннан үз янына күп балалы берничә гаиләне чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев