12 июнь 2017 яңалыклары
-
Апаста волонтерлар актив эшли
"Сәләт" иҗат үзәге волонтерлары һәр килүченең кулына Россия флагы төсләрен чагылдырган тасма бәйләделәр. Шулай ук тынычлык билгесе булган кәгазьдән ясалган күгәрченнәргә изге теләкләреңне язу мөмкинлеге дә бар иде. - Илләр-көннәр тыныч булсын, шундый күңелле бәйрәмнәрдә тагын да очрашырга язсын дип туган җиремдә мин дә изге теләгемне теркәдем, - диде Мәскәү...
-
Апаста Россия көнендә китапханәчеләр акция үткәрде
Үзәк ял паркында китапханәләр акциясе кысаларында күргәзмәләр, викториналар, патриотик чаралар, "Без Россия балалары" һәм "Безнең белән җырлагыз" акцияләре дәвам итте. Бәйршм барышында битләренә Россия флагы сурәте, матур рәсемнәр ясаган балалар һәм яшьләргә игътибар бирми калмагансыздыр?! Үзәк китапханә хезмәткәрләре әнә шундый бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. - Балаларның сөенгәнен күрү күңелгә рәхәтлек...
-
Апаслылар "Бердәм Россия" партиясе сафларын тулыландырды
Россия көнендә "Я - гражданин России - Мин Татарстан баласы" акциясе дә узды. Аның кысаларында "Бердәм Россия" партиясенә кабул ителүчеләр кулларына тантаналы шартларда таныклыклар алды. - Бүген 13 кешегә сафлар тулыланды. Төрле тармакта эшләүчеләр, район өчен җан атып яшәүчеләр партиягә кабул ителде. Алга таба да бердәм булырга язсын, - диде...
-
Россия көнендә шәфкатьлелек акциясе: Ратмирга бергәләп ярдәм итик!
Янгелде авылыннан кечкенә сабый Ратмир Хәйруллинның ярдәмгә мохтаҗ булуы турында хәбәр иткән идек инде. 2 яшьлек баланың аякка басасы, иптәшләре кебек үк чабасы, йөгерәсе, уйныйсы килә. Ә аның өчен әле бик күп тырышырга кирәк. Аңа хыялын тормышка ашырырга безнең һәм сезнең ярдәм кирәк. 12 июнь - Россия көнендә шәфкатьлелек акциясе...
-
Кырымга баручы спортчылар билгеле булды
-Бар спорт бәхете дигән төшенчә. Көчлеләр җиңә, бүләген ала, таныла. Була тормышның көтелмәгән бүләге-уйламаган җирдән әллә нинди отыш килеп чыга. Район башлыгы тәкъдиме белән быел Кырымга барырга лаеклы яшь көрәшче һәм яшь хоккейчыны кабинетта яки тренерлар тәкъдиме белән билгеләмәскә булдык,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.-Бер генә шарт бар, бу...
-
Россия көнендә "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында күп балалы гаиләләр хөрмәтләнде
Бәйрәмнең тантаналы өлешен район башлыгы Рәшид Заһидуллин ачып җибәрде. Ихластан бәйрәм белән тәбрикләп, һәркемгә сәламәтлек, уңышлар теләде. Аннан үз янына күп балалы берничә гаиләне чакырды. Районда күп балалы гаиләләр һәрчак игътибар үзәгендә. "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында, районы башлыгы Рәшид Заһидуллин иницитивасы белән өч гаиләгә булышырга карар кабул ителгән иде....
-
Апаста Россия көне бәйрәм ителде
Россия көне - патриотлык, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. 12 июнь - Россия көне Апасыбызда зурлап бәйрәм ителде. Үзәк ял паркында иртәдән үк күңелле җыр-моңнар белән башланып китте ул. Олысы-кечесе бәйрәм итәргә килде. Керү...
-
Апаста “Трактор-прицеп” операциясе башлана
Районда 13 июньнән 7 июльгә кадәр "Трактор-прицеп" операциясе барачак. Ул үзйөрешле машина прицеплары катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмый калуны күздә тота. Үзйөрешле машина-трактор, юл-төзелеше техникасы, үзйөрешле машина прицеплары катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында, юл иминлеге хезмәткәрләре, "Гостехнадзор" идарәсе белән берлектә уздырыла. Бу көннәрдә тракторларның, үзйөрешле авыл хуҗалыгы һәм юл салучы башка...