Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста сенаж салу эше оешкан төстә бара

Районда печән әзерләү һәм сенаж салу эше дәвам итә. Барлык хуҗалыкларда да бу эшкә бердәм керештеләр. Дәүләки бүлекчәсендә сенаж салу эше ике сменада оештырылган. Бригадир Ринат Сәлимов сүзләренчә, азыкны дөрес саклау һәм әрәм-шәрәм итүләргә юл куймау максат итеп алынган. Яшел массаның нинди дымлылыкта булуы, аны тыгызлау күз уңында тотыла. -...

Районда печән әзерләү һәм сенаж салу эше дәвам итә. Барлык хуҗалыкларда да бу эшкә бердәм керештеләр.
Дәүләки бүлекчәсендә сенаж салу эше ике сменада оештырылган. Бригадир Ринат Сәлимов сүзләренчә, азыкны дөрес саклау һәм әрәм-шәрәм итүләргә юл куймау максат итеп алынган. Яшел массаның нинди дымлылыкта булуы, аны тыгызлау күз уңында тотыла.
- Ике смена эшләп, бер көндә 600 тонна сенаж әзерләнә. Бер базга 1800 тонна сенаж салына. Беренче кат үләннән ике базны тутырып, тиз арада каплап куярга ниятлибез, - диде ул.
Без барганда сенаж салу мәйданчыгында эшнең кайнаган чагы иде. Бар җиргә яшел үлән исе таралган. Хезмәткәрләрнең эшләре бүленгән. Һәркем үз вазифасын белеп башкара. Тракторчылар Роберт Нәҗмиев, Алмаз Сәлахетдинов, Данис Хәмидуллин эттереп, тыгызлап торалар. Мансур Шәрипов исә исәп-хасап эшендә. Ул барысын да исәпкә алып бара.
Роберт абый Нәҗмиевның 45 елдан артык механизаторлык стажы бар. Бу өлкәдә тәҗрибәсе җитәрлек.
- 20 яшемдә техникага утырган идем инде. Хезмәтемне бик яратып башкарам. Быел да сенаж салу эшенә өлеш кертәм. Сыйфатлы яшел масса кайта, кыш өчен менә дигән азык булачак ул, - диде ул.
Данис Хәмидуллин "Амкодор" тракторын иярли. Ул техникага 17 ел элек, армия сафларыннан кайткач утырган. Алмаз Сәлахетдинов дүртенче ел тракторда эшли. "Фенд" тракторы белән берләшмәнең күп кенә эшләрен башкара ул.
- Берләшмәдә эш бетеп тормый. Кая кушсалар да, җиренә җиткереп, тәмен белеп эшләргә тырышабыз, - диделәр ару белмәс авыл егетләре.
Дәүләки бүлекчәсендә вакытның һәр минутын нәтиҗәле файдаланып, эшне оешкан төстә алып баралар. Бу тырышлык һәм оешканлык кышын үзен сиздерер әле.
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев